+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 гыйнвар 2020, 16:09

Әни булу - көндәлек хезмәт

Күп балалы әниләр һәрвакыт хөрмәт уята, дәүләт барчак хәстәрлекле ата-аналарга ярдәм итәргә тырыша. Төрле ташламалардан, түләүләрдән һәм социаль ярдәм чараларыннан тыш, алар арасында төрле дәүләт бүләкләре дә аерым урын алып тора.

2019 ел Бакалы авылында яшәүче җиде хатын-кыз хәтерендә матур хатирәләр булып калачак. Ноябрь-декабрь айларында алар башкалабыз Уфада үткән республика күләмендәге бәйрәмдә катнаштылар. Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбировның күп балалы аналарга мөрәҗәгать иткән сәламләү һәм котлау сүзләрен истә калачак.

Авзалова Сильва Асылбаевна гаиләсе белән Токберды авылында яши. Алар ире Дамир белән биш бала үстерәләр, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшергә өйрәтәләр. Данил, Элина, Эвелина мәктәптәге уңышлары белән куандыралар, ә Динислам һәм Самира өлкәннәрдән үрнәк алалар.

Галимова Айгөл Фәндүс-овна ире һәм балалары белән Урманай авылында яши. Ул Урманай авыл мәдәният йорты методисты булып эшли, ире Илдар Галимҗанович вахта ысулы белән төньякта хезмәт куя. Үзе, ире, дүрт кызы һәм улы - үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, җыр-бию белән мавыгалар. Олы кызлары - Айсылу Уфа медицина колледжы студенты.

Камышлытамактан Гыймаева Ирина Павловна - хуҗабикә. Ире белән 6 бала үстерәләр. Олы уллары Русланга 20 яшь, ул студент, Светлана, Аделина, Тимур мәктәптә укыйлар, Рәзил һәм Юлай - балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.
Закирова Нәфисә Флүновна Иске Корычта яши, тормыш иптәше белән биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Алсу колледж тәмамлап эшли, читтән торып югары уку йортында укуын дәвам итә, Айгизә - студент, Айнура мәктәптә укый, Азиза һәм Азалия балалар бакчасына йөриләр. Кызлар әти-әниләренең тырыш, җаваплы ярдәмчеләре булып үсә.

Камышлытамак авылыннан Лебедева Елена Юрьевна биш балага гомер бирә һәм тәрбияли, «Ана даны» медале белән бүләкләнде. Балалары - мәктәп укучылары Илья, Кирилл һәм Юлия яхшы укыйлар, Илья тарих буенча район олимпиадасында җиңүче. Кечеләре Злата һәм Глеб рәсем ясарга, җырларга яраталар.

Саватьева Виктория Павловна ире Александр һәм биш улы белән Яңа Балыклы авылында яши. Дүрт малай мәктәптә укый, ә кечесе әлегә игътибар таләп итә һәм әнисе бала карау буенча ялда. Ире һәм якыннары бу җаваплы вазыйфаны башкаруда булышалар.
Шәмгулова Лилия Фәнис-овна – районның Бакалы мәдәният бүлеге бухгалтеры. Дүрт ул һәм кызы Назгөлне тәрбияли. Иң өлкәненә - 15, кечесенә 2 яшь. Балалар бик тату, бердәм, әнигә өйдә ярдәм итәләр, сеңелләрен карыйлар, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоеп яшиләр.

Мөлаем һәм тырыш хатын-кызлар җиңел булмаган вазыйфаларын уңышлы башкаралар. Алар яхшы әниләр, балаларын кайгыртып, назлап үстерәләр, аларга һәм тирә-юньдәгеләргә гаилә мөнәсәбәтләренең матур үрнәген күрсәтәләр.
Читайте нас: