+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 гыйнвар 2020, 23:31

Плов

Казанга көнбагыш мае салып кыздырырга, шунда 2 баш суганны саламлап турап салырга, аны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.

Казанга көнбагыш мае салып кыздырырга, шунда 2 баш суганны саламлап турап салырга, аны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Шуның өстенә уртача 3 кишерне саламлап турап салырга, тозларга, кыздырырга, кара яндырып көйдерәсе түгел. Шуның өстенә саламлап эрерәк шакмаклап туралган итне салырга, аны тиз генә газны көчәйтеп кыздырып алырга, кайнаган су, тоз салып томалап пешерергә, плов өчен тәмләткечләр салырга.
Ит пешкән арада дөгене юып, тозлы суга салып тотырга, 15 минут тирәсе.
Ит пешкәч дөгене ит өстенә салырга, таратырга, шуның өстенә бер бармак иңлелеге кайнаган су салырга, суны кашык өстеннән генә агызырга. Газны көчәйтеп алырга, кайнатып чыгарырга, аннан кысып кына бер 10 минут утыра. Шунда башы белән бер, ике сарымсакны утыртып, батырып куярга. Газны сүндерергә, бераз торгач, ипләп кенә болгатырга.
Рецепт авторы: Марьям Миннегулова
Читайте нас: