+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 гыйнвар 2020, 14:24

Подъездларны ремонтлау һәм ихаталарны төзекләндерү дәвам итә

Узган ел хәтердә республикада да, район үзәгендә дә зур төзекләндерү эшләре белән истә калачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы буенча быелдан тормышка ашырылучы күпфатирлы йортларда подъездларны һәм ихата территорияләрен комплекслы ремонтлау буенча ”Башкорт ихаталары” программалары ярдәмендә зур эш башкарылды.

Узган ел хәтердә республикада да, район үзәгендә дә зур төзекләндерү эшләре белән истә калачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы буенча быелдан тормышка ашырылучы күпфатирлы йортларда подъездларны һәм ихата территорияләрен комплекслы ремонтлау буенча ”Башкорт ихаталары” программалары ярдәмендә зур эш башкарылды.
Бакалы авылында Ворошилов урамындагы алты йортта 12 подъезд капиталь ремонтланды. Эш үз эченә диварларны һәм түшәмнәрне агартуны, буяуны, яктырткычларны энергия саклаучы җайланмаларга алыштыруны, баскыч мәйданчыкларында тәрәзәләрне, почта тартмаларын, тамбур һәм керү ишекләрен алыштыруны, беренче катның идәненә плитә җәюне ала. «Жилкомсервис+» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять идарәче компаниясе эшләрне вакытында башкарып чыкты, бар да сыйфатлы һәм матур итеп эшләнде.
2020 елда республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Исемлеккә Бакалы авылы Мәктәп урамы, 2, 4, Ворошилов урамы, 1 адресы буенча урнашкан өч күпфатирлы йортның 8 подъезды кертелгән. 2024 елга кадәр исәпләнгән әлеге программа кысаларында Бакалы авылындагы 29 күпфатирлы йортта 63 подъездны ремонтлау планлаштырыла. Исемлеккә нинди йортлар кертелүе турында барлык мәгълүматны район хакимияте сайтында табарга була.
«Башкорт ихаталары» ишегалды территорияләрен комплекслы ремонтлау программасы буенча өч ихата территориясе төзекләндерелде. Бу – Киров урамындагы 83 һәм 85нче, Ворошилов урамындагы 32нче йорт ихаталарында һәм Кызыл партизаннар, 57, Ворошилов урамындагы 2, 4, 6, 6/1 һәм 8нче йорт ихаталарында эшләр комплексы башкарылды. Монда юлларга һәм машина кую урыннарына асфальт түшәлде, өстәмә яктырту нокталары, контейнер мәйданчыклары куелды, палисадникларны яңарту, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштырылды.

2020 елда эшләр дәвам итәчәк. Ворошилов мәйданында (1,3, 3А, 5 йортлар ишегаллары), Мәктәп урамы (2а, 2Б, 4 йорт ишегаллары) ишегаллары комплексын төзекләндерү планлаштырыла. Җыелышларда яшәүчеләр кирәкле эш исемлеген үзләре билгеләделәр һәм булачак ишегалды дизайн-проектын расладылар. Комплекслы төзекләндерү кысаларында ишегаллары юлларына асфальт җәю, автостоянканы, палисадникларны төзекләндерү, яшелләндерү, кече архитектура формаларын, балалар уен һәм спорт мәйданчыкларын урнаштыру, тышкы яктырту һәм башка төр эшләрне башкару планлаштырыла. Проект экспертиза стадиясендә. Башлангыч исәпләүләр буенча, барлык комплексны гамәлгә ашыруга 30 миллион сумга якын акча кирәк булачак. Исегезгә төшерәбез, ике программа да республика һәм урындагы бюджетлардан финанслана һәм 2024 елга кадәр исәпләнгән.

Төзекләндерү эшләренә киләсе елда да аерым игътибар биреләчәк. Башкортстан Башлыгы 2020 ел республикада Торак пунктларның эстетикасы елы дип игълан ителгән Указга кул куйды. Димәк, барлык башланган программалар буенча эш дәвам итәчәк, үткәрелгән эшләрнең сыйфатына таләпләр артачак, җәмәгать территорияләрен үстерүгә зур игътибар биреләчәк. Р.Ф.Хәбиров сүзләренә караганда, якындагы биш елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә зур акчалар бүленәчәк. Бу яңа ишегалларын, подъездларны, тротуарларны, мәйданнарны төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк, бу авыл һәм шәһәрләрнең тышкы кыяфәтенә дә, әлбәттә, халык тормышына да уңай йогынты ясаячак.
Читайте нас: