+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 гыйнвар 2020, 19:20

Сертификат алу бәхетенә ирештеләр

Ел ахыры районның 2015 елның 31 декабренә кадәр балалары туган (уллыкка алынган) дүрт гаиләсе өчен бәхетле булды. Алар «Башкортстан Республикасы төзелеш комплексын һәм архитектурасын үстерү» дәүләт программасы кысаларында гомуми 1 160,97 сумлык социаль түләүгә таныклык алдылар.


Алина һәм Михаил Ведерниковлар, Анна һәм Нариман Кутлиннар, Анастасия һәм Рөстәм Нафыйковлар, Лилия һәм Флорид Фәрвәҗевлар гаиләләре сертификат алу бәхетенә ирештеләр.

Гаилә социаль түләүне, торак шартларын яхшырту турындагы килешү буенча бурычның төп суммасын түләүгә һәм процентларны түләүгә, күрсәтелгән килешү буенча йөкләмәләрне үтәүне кичектергән өчен, башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш, куллана алалар. Хәзерге вакытта әлеге программада тагын алты гаилә катнаша.

Гаиләләрне дәүләт ярдәме алулары белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларны районның лаеклы гражданнары итеп үстерүләрен, аларның йортларында тынычлык, татулык һәм иминлек хакимлек итүен телибез.
Читайте нас: