+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 гыйнвар 2020, 22:40

«Напольный дворик» уңайлылык тудыра

Бакалы авылында Октябрьская урамы кызыл юлында үзенчәлекле һәм матур итеп бизәлгән «Напольный дворик» магазины тирә-юньдәгеләрнең игътибарын ерактан ук җәлеп итә. Керегез, ялгышмассыз: сәүдә ноктасының исеме биредә Кәримовлар тәкъдим иткән товарлар ассортиментын тулысынча чагылдыра.

Бакалы авылында Октябрьская урамы кызыл юлында үзенчәлекле һәм матур итеп бизәлгән «Напольный дворик» магазины тирә-юньдәгеләрнең игътибарын ерактан ук җәлеп итә. Керегез, ялгышмассыз: сәүдә ноктасының исеме биредә Кәримовлар тәкъдим иткән товарлар ассортиментын тулысынча чагылдыра.
Ә бар да ике меңенче елларда Бакалы муниципаль базарыннан башлана. Монда, башка бакалылар кебек үк, Наил Рәисович Кәримов та зур булмаган сәүдә эшен башлый. Акрынлап тәҗрибә туплана. Зурая барган бизнеска хатыны Любовь Михайловнаны җәлеп итә. Үз көчләренә инангач, 2005 елда гаилә бизнесын шәхси эшкуар Кәримова Л.М. буларак теркәп, базарда даими нокта булдыралар. Кирәк булган барысын - көнкүреш химиясе, аяк киеме, обойлар, линолеум саталар.
Акрынлап идән материаллары һәм келәмнәр юнәлешен сайлыйлар.
Ул чорлардан шактый күп вакыт уза. 2017 ел башыннан Октябрьская урамы, 14 адресы буенча 36 квадрат метрлы бинаны арендага алалар. Исеме дә, аның дизайны да сатып алучыларны беренче көннән үк җәлеп итте. Ә сәүдә залында махсус киштәләрдә, стеллажларда, рулоннарда - киң ассортиментлы товар. Биредә теләге булган һәр кеше үзен озак еллар куллануга исәпләнгән матур, сыйфатлы һәм кирәкле әйбер сатып алып сөендерә ала. Алар арасында - төрле җитештерүчеләрдән келәмнәр, киез аслы ковролин, дорожкалар, ковриклар, төрле сыйфаттагы, үлчәмле, бәядәге паласлар. Беларусьта җитештерелгән киез аслы йонсыз келәмнәр аеруча популяр.
Любовь Михайловна, Наил Рәисович, аларның улы Андрей һәрвакыт теге яки бу төр товарның өстенлекләре турында сөйләп бирәчәкләр. Бу сайлап алырга ярдәм итә. Сатып алучының теләге буенча палас читләрен заманча яңа оверлок-машинада эшкәртеп бирәләр. Өстәвенә, моның өчен киң ассортиментта җепләр дә тәкъдим итәчәкләр. Шуңа күрә сатып алучылар һәрвакыт сатып алу белән дә, хезмәт күрсәтүдән дә канәгать кала.
Залның шактый өлешен уңайлы итеп урнаштырылган линолеум алып тора. Бу сайлап алуны җиңеләйтә. Сыктывкар шәһәренең «Комитекс» җитештерү фирмасы продукциясенә ихтыяҗ аеруча зур. Биредә офислар, хезмәт һәм җитештерү биналары өчен дә идән материалларын бик теләп алалар. Сатучылар аларның техник характеристикалары, эксплуатацияләгәндә төп роль уйнаган саклаучы катламының үзенчәлекләре, линолеумның озак кулланылу һәм ышанычлылыгын тәэмин итүче үзенчәлекләре турында җентекләп сөйлиләр. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8-937 337 60 65.
- Барлык продукция махсус катлам белән ныгытылган, аслык булып төрле калынлыктагы экопол бара. Дизайн, рәсемне төбәк менеджеры безнең заказ буенча тәэмин итә, - дип сөйли Наил Рәисович. - Калынлыгы 0,4 мм булган 5 метрлы киңлектәге ярымкоммерцияле линолеум һәрвакыт сатуда бар, ул ышанычлылыгы белән аерылып тора.
Магазинга килгәч, сатып алучы идән материалы белән генә түгел, ә барлык эшләрне ахыргача башкару мөмкинлеген бирүче тулы комплект алып китәчәк. Эшне тәмамлау өчен, игътибарлы сатучылар сезгә тоташтыргыч җилем, плинтус, бусагалар, башка кирәк-ярак материал да тәкъдим итәчәк.
Магазинның яхшы даны районда гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Бирегә кулай бәягә сатып алу өчен күрше районнардан, хәтта Татарстаннан да киләләр. Ачык йөзле эшкуарлар аларның һәркайсына бик шат.
Магазин төрле маркетинг тәкъдимнәрне актив куллана. Биредә түләүләрне кичектереп тору, ташламалар системасы эшли. (Җентекле мәгълүмат - сатканда). Соңгысы турында аерым әйтеп үтәсе килә. Еш кына идән өслеген яңартырга, үзләрен матур палас белән сөендерергә теләп, аз тәэмин ителгән гаиләләр, пенсионерлар мөрәҗәгать итә. Кәримовлар һәрвакыт ярдәмгә килә, моны теләп һәм киң күңел белән башкаралар.
Товар өчен кулдан акча биреп яки банк картасы белән түләргә мөмкин, бу шулай ук өстәмә уңайлык тудыра.
Теркәлгән эшкуарлар барлык мөнәсәбәтләрдә дә цивилизацияле эшли. Алар үзләрен соцпакет белән тәэмин итәләр, Пенсия фондына акча күчерәләр.
Иртәгәсе көн турында уйлап, киләчәккә планнар төзиләр. Кәримовлар үз бизнесларын киңәйтү өчен магазин төзергә ниятлиләр. Балалары өчен тырышалар, көч түгәләр. Кәримовларның бердәм, тату гаиләсендә, шундый ук тырыш булып, уллары Филат һәм Андрей үсте, алар инде үзаллы тормыш белән яшиләр. Кызлары Эвелина икенче мәктәпнең 3нче сыйныфында укый, Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнә. Уллары Андрейны аерып билгелисе килә. Ул Яр Чаллы идарә, икътисад һәм хокук институтын тәмамлаган, шуңа күрә барлык финанс, салым, заказлар һәм тәэмин итүчеләр белән исәп-хисап мәсьәләләре аңа йөкләнгән. Яшь сатучы компьютер программаларын яхшы белә. Намуслы, төгәл, хезмәт сөючән Андрей әти-әнисенең эшен туган җирендә уңышлы дәвам итә.
Авылда бизнес - авыр хезмәт. Аның белән шөгыльләнүчеләр үзләренә иркенлек тоярга бирми диярлек. Алар өчен ял, отпуск шартлы төшенчәләр. Әмма үҗәтлек һәм сабырлык уңышка илтә. Любовь Михайловна һәм Наил Рәисовичның тырышлыгы үз нәтиҗәләрен бирә. Алар тату, матур гомер кичерәләр, яхшы йорт, уңайлыклар булган гараж төзегәннәр, ә анда яхшы яңа чит ил машинасы барлыкка килгән.
Бу бәйрәм көннәрендә «Напольный дворик» магазинында халык аеруча күп. Кешеләр йорт эчләрен яңарта, яңа елга тузган әйберләр белән күчәселәре килми. Ә йорт эчен тиз арада үзгәртергә сәләтле сыйфатлы катламлы идән аерым игътибар таләп итә. Чагу келәм яки палас аны тагын да уңайлы һәм матуррак итәчәк, бәйрәм кәефен күтәрәчәк.
- Яңа ел белән! Безгә килегез, «Напольный дворик»ка рәхим итегез һәм сез яхшы товар һәм күтәренке кәеф алырсыз, - диләр игелекле хуҗалар Кәримовлар.
ОГРН 305020734300014. Реклама хокукында.
Читайте нас: