Алар һәр уку елы нәтиҗәләре буенча 10 шәһәр һәм 10 авыл- ның иң яхшы гомуми белем бирү оешмаларына тапшырылачак. Бу өлкәдә төбәк җитәкчесе грантлары турында Указга Радий Хәбиров кул куйды.
Документ шулай ук конкурс сайлап алуы положениесен раслады. Аерым алганда, анда мәктәпләр тарафыннан белем бирү хезмәтләрен күрсәтүнең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары тәкъдим ителгән.