+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2020, 23:40

Славян курчаклары - искиткеч

Тормышыбызның киеренке ритмыннан аерылып, мавыктыргыч эш белән шөгыльләнә алу бик яхшы. Бу - бәйләү, сәйлән белән эшләү, кул астындагы материаллардан бизәнү әйберләре һәм эшләнмәләр ясау. Шул ук вакытта тәҗрибәнең булуы, катнашучыларның яше мөһим түгел. Процесс үзе мөһим. Ул мавыктыра, җәлеп итә, чөнки алар белән һәвәскәрләр һәм һөнәрмәндләр дәрәҗәсендә өлкәннәр дә, балалар да шөгыльләнә алалар.

Тормышыбызның киеренке ритмыннан аерылып, мавыктыргыч эш белән шөгыльләнә алу бик яхшы. Бу - бәйләү, сәйлән белән эшләү, кул астындагы материаллардан бизәнү әйберләре һәм эшләнмәләр ясау. Шул ук вакытта тәҗрибәнең булуы, катнашучыларның яше мөһим түгел. Процесс үзе мөһим. Ул мавыктыра, җәлеп итә, чөнки алар белән һәвәскәрләр һәм һөнәрмәндләр дәрәҗәсендә өлкәннәр дә, балалар да шөгыльләнә алалар.
Барлык әти-әниләрнең дә вак моториканы үстерү файдасы турында ишеткәне бардыр, мөгаен. Эш шунда: кул бармагында баш миенә импульслар җибәрүче күпсанлы рецепторлар бар, ә кешенең баш миендә сөйләм һәм кул бармаклары хәрәкәте өчен җавап бирүче үзәкләр бик якын урнашкан. Шуңа күрә бала куллары белән эшли башлагач, баш миенең тиешле бүлекләре активлаша, алар сөйләм, фикерләү өчен җавап бирә.
Иске Костей мәктәбендә юкә мунчаласыннан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс узды. Аны күрше Казанчы мәктәбеннән укытучы Ульяна Анатольевна Әхиярова үткәрде. Ул үз эшләре күргәзмәсен әзерләгән иде. Балалар һәм педагоглар аны кызыксынып карады. Аларны традицион саклаучы курчаклар турында мавыктыргыч хикәя көтә иде. «Неразлучники», «Вербница», «Пасха», «Масленица» һ.б. курчаклар белән танышканнан соң, балалар һәм педагоглар ункуллы курчаклар һәм «Кояш аты» ясарга керештеләр. Ункуллы курчак - славяннарда иң популяры. Исеменнән аңлашылганча, бу курчакның ике түгел, ә ун кулы бар. Ата-бабаларыбыз бу курчакны яшь һәм өлкән буын хуҗабикәләрнең тормышларын җиңеләйтү өчен уйлап тапкан. Ул хатын-кызларга дөнья көтәргә булышкан, көнкүреш эшләре өчен күңел күтәренкелеге һәм кул эшләре өчен илһам биргән. Барысына да өлгерү өчен - биш пар кул. Аны Ульяна Анатольевна җитәкчелегендә кызлар ясады. Кояш аты халык курчагы язгы кояшны гәүдәләндерә, ир-атларны саклаучы, өйгә бәхет, муллык, рухи һәм физик үсеш китерүче курчак дип санала. Шуңа күрә аны әзерләү белән малайлар шөгыльләнде.
Курчак ясау буенча эш бик четерекле һәм җыйнаклык таләп итә. Мастер-класста катнашучылар курчакларның барлыкка килү һәм ясалу тарихы белән кызыксындылар, күп сораулар бирделәр. Елмаюлы һәм бәхетле мизгелләрне һәркем кичерде!
Үз куллары белән нәрсә дә булса эшләп, балалар дөньяны, кулланган предмет аркылы түгел, ә үзләре ясаган әйбер аша өйрәнәләр. Ульяна Анатольевнага онытылмаслык хис-кичерешләр өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә аның гадәти булмаган мавыгуын үстерүдә уңышлар телибез.
Читайте нас: