+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2020, 14:40

“Коллектив бер оркестр кебек булырга тиеш”

Бакалы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Руслан Гәрәев шулай ди

Бакалы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Руслан Гәрәев шулай ди
Нәрсә ул бәхет? Сәламәтлек, дип әйтер күпләр. Нәрсә ул байлык, дигән сорауга да еш кына шулай җавап бирәбез. Чыннан да, сәламәт кеше генә тормышның ямен таба, куйган максатларына ирешә, үзеннән канәгать була ала.
Республикада, гомумән, ил буенча да, сәламәтлек саклау, халыкны сәламәт тормыш алып баруга өйрәтү, лаеклы медицина хезмәте күрсәтү һәрвакыт алдынгы урыннарда булды. Шунысы куанычлы, яшьләр көннән-көн сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә ныграк тартыла, табиб һөнәрен сайлаучылар арта. Яшьләр бу юлдан атлый икән, киләчәгебез дә сәламәт кешеләр кулында булачак.
Бакалы үзәк район дәваханә­сендә баш табиб вазыйфасын башкаручы Руслан Гәрәев та күптән түгел генә әле Башкорт дәүләт медицина университеты студенты булган. Бүген исә ул җаваплы вазыйфа башкара. Яшь кешегә җитәкче булу җиңелме? Муниципаль берәмлекләрдә дә­ваханәләр нинди хәлдә? Аның белән әңгәмәдә шушы һәм башка мәсәләләр хакында сөйләштек.
— Руслан Рәлифович, кешеләрне дөрес дәвалау өчен табиб булып туарга кирәк, диләр. Күпләр бу һөнәрне әти-әниләре үр­нәгендә сайлый. Сезне бу һөнәрне сайлауга нәрсә этәрде?
— Мин 1987 елның 17 гыйнварында Борай районының Кушманак авылында туганмын. Гаиләдә өч бала тәрбияләндек. Әти гомер буе электр монтеры булып эшләсә, әни авыл Советында бухгалтер иде.
Балачакта еш кына авырып, дәваханәдә ятарга туры килде. Шул вакытта табибларга соклана идем. Аларның авыр хәлдәге кешеләргә төрлечә ярдәм итүе, авыруларның сызлануларын баса белүләре өчен табибларны бик хөрмәт иттем. Шуңа да, мин дә үскәч табиб булачакмын, дип хыяллана идем. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Бакалыга хирург итеп җибәрделәр. Соңрак кардиохирург һөнәрен дә үзләштердем. Ә 2018 елда инде район дәваханәсенә баш табиб итеп үрләттеләр.
— Яшерен-батырын түгел, яшь кешегә җитәкче вазыйфасын башкару авыррак. Аңа үзен өйрәткән өлкән бел­гечләр белән идарә итәргә кирәк...
— Коллективта 409 кеше эшли. Шуның 60ы — табиблар. Чыннан да, һәркемнең үз холкы. Ничек кенә булмасын, алар — үз эшен җиренә җиткереп башкаручы белгечләр, шуңа да һәркайсын хөрмәт итәм, барысын да тигез күрәм. Без бер оркестр кебек, мин шушы оркестрның җитәкчесе. Хезмәттәшләрем миңа хөрмәт белән карагач, әлбәттә, мин дә аларга төрлечә ярдәм итәргә тырышам. Шул ук вакытта, опе­рацияләр дә ясыйм, авыруларны кабул итәм. Кирәк чакта коллектив белән спорт ярышларында, төрле җәмәгать эшләрендә дә катнашабыз. Атап әйткәндә, без — бердәм коллектив.
— Бакалы үзәк район дәваханәсе бүген нинди максатлар белән яши?
— Яшермим, табиблар җи­тешми. Бүген, мәсәлән, дәваханә терапевтларга, реаниматологларга кытлык кичерә. Шулай да мәсьәлә акрынлап булса да хәл ителә. Шул ук “Авыл табибы” программасы нигезендә узган елда, мәсәлән, бездәге 9 табиб 1 миллион сумлык ярдәм алды. Президент Владимир Путинның май указлары кысаларында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары да үсеш өчен ныклы нигез булды. Мәсәлән, күптән түгел УЗИ аппараты ватылган иде. Аны ремонтлау өчен 900 мең сум акча бүленде. Моннан тыш, былтыр ике “Ашыгыч ярдәм” машинасы алдык, агымдагы елда өч ФАП төзү күз уңында тотыла, балалар тудыру бүлеге урнашкан бина­ның тәрәзәләрен алыштырачакбыз һәм башкалар.
Бүген районда яшәүче 26496 кешегә район үзәк дәваханәсе, бер амбулатория һәм 44 ФАП хезмәт күрсәтә. Әлбәттә, аларның һәркайсын даими тәртиптә тотарга кирәк. Проблемалар килеп туса да, без аларны вакытында хәл итеп барабыз.
— Ә сәламәтлек саклауны үстерүдә нинди нәтиҗәләр бар?
— Югарыда әйтелгәннәр ниндидер көнкүреш проблемалары кебек күренсә дә, аларны хәл итү халыкка хезмәт күрсәтүне үстерү дигән сүз ул. Узган елда, мәсәлән, 2018 ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 41 кешегә кимрәк булды. Әлбәттә, авыруны вакытында ачыклап, аңа тиешле ярдәм күрсәткәндә генә моңа ирешеп була.
Республикада яман шеш авыруы белән хәл катлаулы кала. Бездә аны иртә ачыклау очраклары бик күп. Шуңа да төбәк җитәкчелеге башлангычы белән әле генә гамәлгә ашырыла башлаган чирне иртә ачыклаган өчен 5 мең сум ярдәм алучы табиблар да бездә күп. Социаль яктан имин булмаган гражданнар өчен машина бүленүен дә телгә аласым килә. Аның ярдәмендә бу категория гражданнар дәваханәгә китерелеп диспансерлау үтә, вакытында медицина ярдәме ала.
— Руслан Рәлифович, табиб — кешене дәвалаучы. Әмма без соңгы өмет өзел­гәндә дә сезгә мөрәҗәгать итәбез. Сезнең бу һөнәрне сайлавыгызга үкенгәнегез юкмы?
— Табиб медицина хезмәте күрсәтүче генә түгел. Бик катлаулы операцияне уңышлы ясасаң да, авыруны юатырлык сүз тапмасаң, аның хәленә керә белмәсәң, ул синең хезмәтеңнән канәгать калмаячак. Ә авырган чакта кешенең психик торышы бик мөһим. Табиб белемле генә түгел, кешелекле дә булырга тиеш. Шул вакытта гына ул эшендә — уңышка, авырулар арасында хөрмәткә ирешә ала.
— Җитәкче кеше тәүлекнең күп вакытын эшендә үткәрә. Гаиләгез моңа ничек карый?
— Тормыш иптәшем дә табиб булгач, ул мине яхшы аңлый. Һәр авыру өчен борчылудан тыш, хезмәттәшләремә лаеклы эш шартлары да булдырырга тиеш мин. Боларны да ул яхшы аңлый. Бу яктан мин хатынымнан бик уңдым.
Бүген инде мин өч бала әтисе дә. Гаиләмә төрлечә игътибар бирергә тырышсам да, билгеле, вакыт җиткерә алмаган чаклар да күп. Тормыш иптәшемә сабырлыгы өчен рәхмәтлемен.
— 2020 елга нинди максатлар белән аяк бастыгыз?
— Алга куелган максатлар күп. Республика халкына сәламәтлек телисем килә. Күңел тынычлыгы, канәгатьлек хисе ташламасын иде.
— Әңгәмә өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телибез.
Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.
Автор: Гөлия Мөгаллимова.
Читайте нас: