+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 гыйнвар 2020, 02:02

Крещение коенулары файдалы булсын өчен

Район территориясендә Крещение коенуларын үткәрү өчен авыл биләмәләрендә урыннар билгеләнде: Бакалы авыл Советында – Бакалыда Ушача (Мәлкән) елгасындагы буа, Дияш авыл Советында – Дияш авылы буасы, Килей авыл Советында – Яңа Илек авылы янында Сөн елгасы, Михайловка авыл Советында – Бөгәбаш буасы.

Район территориясендә Крещение коенуларын үткәрү өчен авыл биләмәләрендә урыннар билгеләнде: Бакалы авыл Советында – Бакалыда Ушача (Мәлкән) елгасындагы буа, Дияш авыл Советында – Дияш авылы буасы, Килей авыл Советында – Яңа Илек авылы янында Сөн елгасы, Михайловка авыл Советында – Бөгәбаш буасы. Биредә куркынычсызлык таләпләренә туры китереп бәкеләр җиһаз-ландырылачак. Бу – су төбен ят әйберләрдән чистарту, шомартылган агачтан төшү җайланмасы һәм су астында тотынгычлар урнаштыру, яктырткычлар кую һәм чишенеп-киенү, җылыну өчен урыннар оештыру.
Крещение коенуларын үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен саклау,, штаттагы һәм штаттан тыш медицина хезмәткәрләренең дежурлыгы тәэмин ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, су коенган вакытта бозда кешеләрнең күпләп җыелуына, бер үк вакытта бер кешедән күбрәк кеше су коенуга, исерек хәлдә су коенуга юл куймаска кирәк.
Читайте нас: