+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 гыйнвар 2020, 21:24

«Башархив»: тарихыңны бел

Республиканың Милли музее мәйданчыгында «Башархив» проекты (http://basharchive.ru) - Башкортстан Республикасының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең быел гамәлгә куелган беренче проекты тәкъдим ителде.

Республиканың Милли музее мәйданчыгында «Башархив» проекты (http://basharchive.ru) - Башкортстан Республикасының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең быел гамәлгә куелган беренче проекты тәкъдим ителде.
«Башархив» - Башкортстан Республикасы туган якны өйрәнү җәмгыятенең уникаль архив проекты, ул тарихта беренче тапкыр уздырыла һәм Башкортстан халкына Уфа губернасының биш өязе (хәзерге Башкортстанның күпчелек районнары) буенча 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуның сканерланган хуҗалык карточкаларыннан файдалану мөмкинлеген бирә. 5740 уникаль документ хәзер ачык куллануда булачак. 1917 елгы халык исәбен алу архивлары Русия Федерациясенең бары тик 5 төбәгендә генә сакланган.
Һәр крестьян гаиләсенә (хуҗалыгына) исәпкә алу барышында хуҗалык карточкасы төзелгән, андагы барлык мәгълүматларны исәпкә алучылар сораштырылучы кешенең сүзләреннән язып алганнар. Әлеге мәгълүматлар совет чорында халык санын алу мәсьәләләрен сәясиләштерүгә кадәр җыелуы белән дә әһәмиятле.
Хуҗалык карточкаларына түбәндәге мәгълүматлар теркәлгән: хуҗалыклар саны; гаилә составы; терлекләрнең баш саны һәм төрләре; чәчүлек мәйданнарының культуралар буенча күләме, җир мәйданы һәм файдаланылучы җирләр; җир биләмәләре күләме; арендаланган һәм арендага тапшырылган җирләр; авыл хуҗалыгы инвентарьлары булуы; сәнәгать һәм сәүдә биналары һ.б.
Кемдер туганнары документларын таба алмаса, Башкортстан Республикасы Милли архивында ревизия язмалары, XIX, XVIII һәм XVII гасыр метрик китаплары буенча документлар саклана. Шуңа күрә, республикада яшәүче һәр кеше киләчәктә үз гаиләсенең тарихын төзергә яки тикшерергә мөмкин!
«Башархив» республика халкына үз төбәгенең тарихын тирәнрәк белергә һәм буыннар бәйләнешен ныгытырга ярдәм итәчәк.
Читайте нас: