+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 гыйнвар 2020, 21:12

Китапханәче - иҗади һөнәр

Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасны саклап, ул аны буыннан-буынга тапшыра, белемне һәм фикерләүне формалаштыру башында тора. Шулай ук бу - күп мәгълүмат, тарихи белем тупланган бина, мәгърифәт чыганагы. Кыйммәтле багаж белән тулы киштәләр китапханәдә генә була. Ә мондый байлыкка ия кеше, иң гуманлы һөнәр вәкиледер.

Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасны саклап, ул аны буыннан-буынга тапшыра, белемне һәм фикерләүне формалаштыру башында тора. Шулай ук бу - күп мәгълүмат, тарихи белем тупланган бина, мәгърифәт чыганагы. Кыйммәтле багаж белән тулы киштәләр китапханәдә генә була. Ә мондый байлыкка ия кеше, иң гуманлы һөнәр вәкиледер.
Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте белгече Гүзәл Зәйдуллина Килкабыз авылы китапханәсе мөдире Гафиуллина Тәүсия Мөкамиловна турында менә нәрсәләр сөйләде.
Гафиуллина Тәүсия Мөкамиловна укучыларны китап укуга оста җәлеп итә, кызыксыну уята белә. Моның өчен төрле кичәләр, конкурслар оештыра. Үзе китап укырга яратучы кеше буларак бездә дә шундый файдалы сыйфат булдырды.
Китапханә бусагасын атлап керүгә үк, сине сәламләп елмайган әкият геройлары дөньясына эләгәсең. Төрле мәгълүмати стендлар китап йорты тормышы турында сөйли. Шунда ук язучылар иҗаты, истәлекле даталар, китап яңалыклары белән танышырга мөмкин. Энциклопедияләр, тематик почмаклар, яңа китаплар безгә һәрвакыт ярдәмгә килә. Китапханәнең матурлыгы, андагы уңайлылык, мәгълүмат бирү тәртибе, китап укучыларның күплеге – болар барысы да китапханәченең зур тырышлыгы нәтиҗәсе.
Тәүсия Мөкамил кызы Килкабызда туып-үскән. Иске Корыч урта мәктәбен тәмамлагач, пешекче һөнәрен ала һәм ресторанда эшли башлый. Язмыш кушуы буенча алдагы тормышын туган авылы белән бәйли. Читтән торып Уфа китапханә техникумын тәмамлый һәм авыл китапханәсенә эшкә килә. Олысы да, кечесе дә китапханәгә тартыла. Ул өлкән кешеләр белән дә, мәктәп укучылары белән дә бертигез дустанә аралаша. Барысы өчен китабын да, җылы сүзен дә, төпле киңәшен дә таба. Һәр баланың сәләтен күрә һәм аны ачарга ярдәм итә. Тәүсия Мөкамиловна ярдәме белән китап сөючеләр Айгөл Хафизова, Лиана Янгирова, Залина Батталова районда гына түгел, республика күләмендә дә үз талантларын ачтылар. Китапханә алар өчен иң яраткан урын, монда алар яңа китаплар укырга, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашырга, «Оста куллар» түгәрәгендә шөгыльләнергә киләләр. Өлкән буын кешеләре дә китап уку белән генә чикләнми, биредә үткәрелгән барлык чараларда теләп катнашалар.
Тәүсия Мөкамиловна үзе Иске Корыч авыл биләмәсе хакимияте, авыл клубы тарафыннан оештырылучы күп кенә тантаналарны алып бара. Район үзәк китапханәсе үткәргән чаралардан да читтә калмый, авылдашларын да актив җәлеп итә.
Авыл китапханәчесе күптән килкабызлыларның абруен яулады. Аны авыл биләмәсе депутаты итеп сайладылар.
Тормыш иптәше Фәнүз Фәнисовичның ышанычлы җилкәсен тою аңа нәтиҗәле эшләү өчен көч һәм теләк бирә. Алар бергә ике ул һәм кыз үстерәләр. Бүген инде аларны ике онык сөендерә.
Шушы көннәрдә хөрмәтле якташыбыз, күркәм ханым үзенең юбилеен билгеләп үтте. Без аны чын күңелдән тормышындагы истәлекле дата белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм туган җирендә озын-озак яшәп, эшләп, кешеләргә мәдәният һәм белем нуры өләшүен дәвам итүен телибез.
Читайте нас: