+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 гыйнвар 2020, 18:48

Батырлык дәресеннән соң туган уйлар

Чернобыль һәлакәте... Ул бик озак безнең йөрәкләрдә яши. Зур югалтулар алып килгән бу фаҗига Украинадагы шәһәрдә була. Искиткеч гүзәл табигатьле бу җирләрне күп кенә халык ял итәр өчен сайлаган булган. Ул яшеллеккә күмелеп утырган ике елга арасына урнашкан.

1986 елда куәтле атом электр станциясендә коточкыч шартлау була. Бу шәһәрдә һәм әйләнә-тирәсендә тормыш дәвам итәрлек булмый инде. Шәһәр халкы яшәгән урыннарын бөтенләйгә ташлап китәчәген, бәлки, күз алдына да китермәгәндер.


Һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшеп, үз гомерләрен хәвеф астына куеп, шартлау булган урында хезмәт куйган кешеләр саны меңнәр белән исәпләнә. Шулар арасында якташларыбыз, авылдашларыбыз булу - безнең өчен зур горурлык.


Мостафа урта мәктәбендә Батырлык дәресе үтте. Югарыда әйтеп үткәнемчә, Чернобыль фаҗигасендә фидакарь хезмәт куйган Миңнегалиев Фәндәс Газизҗан улы һәм Галимов Әнвәр Әхмәтвәли улы – безнең авылдашларыбыз, якташыбыз - Гыйләҗев Җәүдәт Тәлгать улы чараның мәртәбәле кунаклары булдылар. Алар укучылар һәм укытучылар белән очрашуга җентекле әзерләнгәннәр. Тормыш һәркемгә бер генә бирелгән. Ләкин алар югары патриотик рух белән илебезгә янаган куркынычны юк итүдә армый-талмый хезмәт куйганнар. Катлаулы бу фаҗига кешеләрнең сәламәтлегенә зур хәвеф белән янаган. Ләкин алар гомерләрен аямый, иңнәренә төшкән сынауларны җиңеп, авырлыклар алдында баш имиләр.


Чара кунаклары укучыларга үзләре эш иткән кораллар турында сөйләделәр. Нурланыштан саклану өчен кулланган әйберләр, киемнәр дә балаларда кызыксыну уятты. Югалтулар булуы турында да тетрәндерерлек итеп сөйләп уздылар. Фотоальбомнары, истәлекләре белән таныштырдылар. Мультимедиа-презентация күңелләрнең нечкә хисләрен тибрәтте. Кинофрагмент буенча балалар күп мәгълүмат алдылар. Фаҗиганең никадәр авыр булуын сөйләп аңлатып бетерүе дә мөмкин түгел.


Чернобыль АЭСы һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучыларның үз оешмалары бар. Аларның теләге бер: илдә мондый коточкыч фаҗига кабатланмасын, кешеләр имин яшәсен.

- Тыныч тормышта яхшы итеп белем алыгыз, тәртипле булыгыз, спортны, тормышны яратыгыз, - диделәр очрашу ахырында килгән кунаклар.

Дәрес ахырында рәхмәт сүзе белән мәктәп директоры Г.Р. Хафзетдинова чыгыш ясады. Батырларга укытучылар, укучылар коллективы исеменнән имин тормыш, гаилә бәхете, сәламәтлек теләде. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.


Флера Зиннәтуллина,

Мостафа мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: