+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 гыйнвар 2020, 18:31

Төшәргә дә, менәргә дә уңайлы!

Авылларны төзекләндерү җәен генә түгел, кышкы чорда да дәвам итә. Район үзәгендә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча урау юлдан элекке аэродром территориясенә төшү урынына баскыч куелды.

Ворошилов урамыннан килүче җәяүлеләр монда яңа мәктәп һәм «Буратино» балалар бакчасына юл салдылар. Аннан алда, бакалылар соравы буенча, кешеләр юл аркылы тыныч һәм имин чыга алсын өчен, монда җәяүлеләргә кичү юлы булдырылган иде.
Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе заказы буенча баскычны шәхси эшкуар О.Ф.Павлов бригадасы кыска вакыт эчендә урнаштырды. Култыксалы, уңайлы киң баскычлары булган металл конструкция кыска вакыт эчендә монтажланды, шулай ук анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, чаналарда, коляскаларда йөрү мөмкинлеге каралган. Белем бирү учреждениеләренә кадәр юл грейдер белән кардан чистартылып торыла, шуңа күрә аннан йөрү хәвефсез һәм уңайлы.
Читайте нас: