+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 гыйнвар 2020, 14:08

Бассейн яңарып каршылар

«Дельфин» йөзү бассейны – яшь бакалыларда бик популяр булганган Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт объектларының берсе.

Аның төп максаты - кече яшьтәге мәктәп балаларын йөзәргә өйрәтү, аларның сәламәтлеген ныгыту, организмнарын чыныктыру. Шуңа күрә район хакимияте объектның функциональ торышына зур игътибар бирә, ремонт өчен даими рәвештә акча бүленә. 2017 елда «Реаль эшләр» проекты буенча бинаның фасадына капиталь ремонт ясалды, тәрәзәләр, ишекләр, түбә алмаштырылды, ел саен бина эчендә җиңелчә ремонт үткәрелде. Әмма спорт корылмасының 33 ел эшләү дәверендә ул бинаның эченә капиталь ремонт ясалмаган.
Узган ел ахырында республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акча ярдәмендә (22 млн. сумнан артык, бер миллионнан артык сумны районнан бүлеп бирелгән) бина эчендә капиталь ремонт эшләрен башлауга ирештек. Аукцион нәтиҗәләре буенча «Гармония Л» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Уфа шәһәре) подрядчы оешма булды.

Төзүчеләрнең ике ай эчендә башкарган эше сизелерлек нәтиҗә бирде. Демонтаж эшләре тулысынча төгәлләнде, хәзерге вакытта эшчеләр этажара катламны реконструкциялиләр, гипсокартон белән стеналарны эчлиләр. Чиратта - җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын алыштыру. Объектта дистәдән артык эшче хезмәт куя.

Бассейн бүлмәләрендә бөтен плитканы (бассейнның үзендә, душ бүлмәләрендә, санузелларда һ.б.) алыштыру, яктырту, канализация, җылыту, вентиляция, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүнең яңа системаларын урнаштыру планлаштырыла. Барлык эшләр дә янгынга каршы таләпләр нигезендә алып барыла. Моннан тыш, бинаның арткы өлешендә вентиляция системасын урнаштыру, эвакуация өчен икенче янкорма ясау планлаштырыла. Шулай ук планда - төп керү урынындагы тамбурны төзекләндерү. Барлык эшләр дә агымдагы елның июль ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.
Читайте нас: