+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2020, 20:28

Кышын кошларны ашатыгыз

Башлангыч сыйныф укытучылары М.Ф.Кутлина һәм И.Л.Сидорова «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе оештырдылар. Иске Әҗми мәктәбендә ул ел саен үткәрелә.

Карлы кыш балаларга ошый. Таудан шуарга, кар бабай ясарга, кар атып уйнарга була.
Әмма табигатьтә яшәүчеләрнең барысы да шулай шатланамы? Салкыннар килү белән җәнлекләр, кошлар үзләрен ничек хис итә? Суыктан алар кая качалар?
Башлангыч сыйныф укытучылары М.Ф.Кутлина һәм И.Л.Сидорова «Кышын кошларны ашатыгыз!» акциясе оештырдылар. Иске Әҗми мәктәбендә ул ел саен үткәрелә. Укытучылар укучылар белән бергә уен программасы әзерләделәр. Башлангыч сыйныф укучылары җылы якларга нинди кошлар очып китмәвен, аларга нәрсә ашатырга, ничек җимлекләр ясарга кирәклеген белделәр. Кошлар турында табышмаклар чиштеләр, кышлаучы кошлар тормышыннан бик күп кызыклы фактлар тыңладылар, ата-аналар ярдәмендә җимлекләр ясадылар. Аннары мәктәп янында җимлекләр элделәр. Абыйлы-энеле Алмаз һәм Илназ Миңлеәхмәтовлар, Данис Канипов, Даниил һәм Диләрә Трофимовлар, Наталья Николаева кызыклы, үзенчәлекле кошлар «ашханәләре» ясадылар.
Кошлар озын салкын кышны җиңелрәк кичерсеннәр!
Читайте нас: