+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 гыйнвар 2020, 20:59

"Минутка" торты

Камыр өчен 1 банка куертылган сөт, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы чәй содасы, он кирәк.

1. Камыр өчен 1 банка куертылган сөт, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы чәй содасы, он кирәк.
2. Камыр басабыз һәм 8 өлешкә бүләбез.
3. Килеп чыккан 8 кисәкне җәеп, газ өстендә ике ягын пешереп алабыз. Коржлар тигез булсын өчен, тәлинкә куеп, түгәрәк кисәбез.
4. Крем өчен 1 банка куертылган сөт һәм 1 зур пакет каймак кирәк. Аларның икесен кушып болгатабыз.
5. Хәзер тортны җыябыз. Коржларга крем яга барабыз һәм тезәбез.
6. Түгәрәкләрдән калган кырыйларны уклау белән изәбез. Әзер торт өстенә, кырыйларына сибәбез. Кыргычтан уылган шоколад һәм посыпка сибәбез.
7. Тәмле тортыбыз әзер! Чәйләрегез шифалы булсын, дуслар!
Рецепт авторы Гульфира Гимадиева.
Читайте нас: