+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 гыйнвар 2020, 14:34

Актив, алдынгы, уңган

Актив, алдынгы, уңган... Уфа медицина колледжы студенты, ачык күңелле һәм ихлас елмаюлы Артур Исаев турында шулай диләр.

Актив, алдынгы, уңган...Уфа медицина колледжы студенты, ачык күңелле һәм ихлас елмаюлы Артур Исаев турында шулай диләр.
2015 елда Артур Иске Корыч мәктәбен «бик яхшыга» тәмамлый, аның алдында берничә югары уку йорты ишекләре ачылса да, ул медицина колледжына өстенлек бирә, дәвалау факультетына укырга керә. Һәм үкенми дә! Аңа уку бик ошый. Хәзер ул 4 курс студенты, барлык фәннәр буенча бик яхшы өлгерә, учреждениенең җәмәгать тормышында актив катнаша. Моннан тыш, укуда һәм фәнни-тикшеренү эшендә югары казанышлар өчен Исаев республика Башлыгы Р.Ф. Хәбиров стипендиясенә лаек булды.
Колледжда егетне укуга, булачак һөнәренә җитди караучы, төркемдәшләре белән яхшы мөгамәләдә булган, студентлар һәм педагоглар арасында лаеклы ихтирам казанган, тәртипле, актив студент буларак бәяләүләре күңелле. Алай гына да түгел, Артур - төркем старостасы урынбасары, үз бригадасы бригадиры, бүлекчәнең хезмәт секторы мөдире, 1нче тулай торакның студентлар советы рәисе урынбасары. Волонтерлык хәрәкәтендә һәм студентлар чараларында актив катнаша. Ул - волонтер, кеше гигиенасы һәм экология буенча олимпиадалар призчысы, Башкорт дәүләт медицина университетында «Мед-Квиз» уенында җиңүче, «Үлемсез полк» акциясендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә волонтерлар семинарларында, «Игелек поезды» бөтенрусия акциясендә, «Авылга изгелек» бөтенрусия проектында һәм башка хәйрия акцияләрендә катнашучы.
- Кечкенәдән ак халат кияргә, кешеләргә ярдәм итәргә хыялын йөрттем, теләгән җиргә укырга кердем, шуңа күрә миңа укырга да, булачак һөнәр дә ошый. Безнең Иске Гусево ФАПы фельдшеры Әлфия Әхмәтовна Закирова мин охшарга теләгән кумирым иде. Игелекле, игътибарлы, һәрвакыт авыруларга ярдәмгә килергә әзер. Ул һөнәр сайлавымда зур роль уйнады, - ди булачак медик.
Студент укудагы уңышларын, һичшиксез, күңел җылысы, уңай энергия биргән һәм ярдәм иткән яраткан гаиләсе белән бәйли. Әти-әнисе Николай Павлович һәм Ирина Рузалимовна, сеңлесе Алина һәм энесе Вадим көтеп торган туган авылына ешрак кайтырга тырыша. Әтисе мәктәптә - котельный операторы, әнисе җыештыручы булып эшли. Әти-әни өлкән уллары белән горурлана, аның үз планнарын тормышка ашырып, сайлап алынган өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешәчәгенә ышана. Ә Алина белән Вадим абыйларын бик яраталар һәм аннан үрнәк алалар. Һәм ул, чыннан да, моңа лаек.
Егетнең актив эшчәнлеге уңышлы студент тормышы белән генә тәмамланмый, ул үз авылының язмышы өчен борчыла, битараф булмаган кеше. Ул — шимбә өмәләрендә катнашучы, бәйрәмнәрне, спорт чараларын оештыручы һәм алып баручы, авыл клубында Кыш бабай, йорт яны территорияләрен Яңа елга иң яхшы бизәү конкурсында катнашучы. Бер сүз белән әйткәндә, Артур Исаев - XXI гасыр буынының чагу вәкиле: максатчан һәм иҗади шәхес.
Аның барысы да уңышлы булыр һәм безнең районда тагын бер игелекле һәм талантлы медицина хезмәткәре артыр дип ышанабыз.
Читайте нас: