+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 гыйнвар 2020, 14:15

60 ел бергә бәхетлеләр

Николай Моисеевич һәм Антонида Николаевна Никитиннар өлкән уллары Владислав белән яшәгән йортка кергәндә, монда бәхетле гаилә яшәгәнен аңлыйсың. Мондый фикергә хуҗабикәнең тыныч елмаюы этәрәдер, ә бәлки өйдәге ямь-кот шундый нәтиҗә ясарга ярдәм итәдер. Шушы көннәрдә аларның бергә гомер итүләренә алтмыш ел тула.

Николай Моисеевич һәм Антонида Николаевна Никитиннар өлкән уллары Владислав белән яшәгән йортка кергәндә, монда бәхетле гаилә яшәгәнен аңлыйсың. Мондый фикергә хуҗабикәнең тыныч елмаюы этәрәдер, ә бәлки өйдәге ямь-кот шундый нәтиҗә ясарга ярдәм итәдер. Шушы көннәрдә аларның бергә гомер итүләренә алтмыш ел тула. Бергә яшәлгән тулы бер гомер.
Николай Моисеевич һәм Антонида Николаевна Яңа Балыклы авылында крестьян гаиләләрендә туганнар, ир - 1928 елда, хатыны – 1929 елда. Икесе дә күп балалы гаиләләрдән һәм икесенең дә әтиләре фронттан әйләнеп кайтмаган. Балачаклары сугыш чоры буынының башка балаларыныкына охшаш. Яшьлекләре дә сугыштан соңгы авыр елларда үтә. Хезмәт эшчәнлеген Куян совхозында үсмер чакларында башлыйлар. Гади эшче булып хезмәт куялар, һәрвакыт алдынгылар рәтендә, яхшылар исәбендә булалар.
Яшьләр туган авылларында танышалар. Яңа Балыклы егете Николайның чибәр Антонидага күзе төшә. Дүрт айдан соң, 1960 елның 8 февралендә, гашыйклар туй ясый. Эш һәм мәшәкатьләр белән үрелеп гаилә тормышы тыныч кына ага. Бер-бер артлы уллары Владислав, Николай, аннары кызлары Зинаида туа, кызганычка каршы, өч яшендә вафат була. Шундый ачы югалтуга карамастан, гаиләдә тормыш дәвам итә. 1964 елда үз көчләре белән йорт салалар. Анда янә балалар көлүе яңгырый – уллары Прохор һәм кызлары Светлана дөньяга килә.
Никитиннар озак еллар җиләк-җимеш совхозда эшлиләр. Николай Моисеевичның гомуми хезмәт стажы - 46 елга якын, ә Антонида Николаевнаның 36 ел тәшкил итә. Алар «Тыл эшчәне» һәм «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булдылар, район һәм ведомство грамоталары, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнделәр.
Ирле-хатынлы Никитиннар 60 елдан артык бәхетле гомер итәләр. Гаилә тормышы аларны рухи туганлык җепләре белән бәйли. Антонида Николаевна ире ярдәме белән тормыш авырлыкларына баш имәгән, ә аның чиксез мәхәббәте һәм назлы мөнәсәбәте Николай Моисеевичка елларга бирешми яшәргә булыша. Ир белән хатын бергә-бергә озак яшәү - зур бәхет һәм бөек хезмәт дип исәплиләр.
Аларның үрнәгенә һәм зирәк киңәшләренә таянып, балалары да, әти-әниләре кебек үк, барлык авырлыкларны җиңәргә өйрәнделәр, алар үз гаилә учакларын кадерләп саклыйлар.
Никитиннар - авылда хөрмәтле кешеләр. Яңа елны бәйрәм итү алдыннан Яңа Балыклы авыл мәдәният йортында Хакимият көнендә аларны бриллиант туйлары белән тантаналы рәвештә район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы В.Р.Семенов котлады. Ир белән хатынны республика Башлыгы исеменнән тәбрикләп, лаеклы парга яшьләр тигезләнергә тиешле дип билгеләп үттеләр, аларга сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Читайте нас: