+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 гыйнвар 2020, 22:27

Шул ук фигурант...

Бакалы районында яшәүче гражданин К. 7 яшьлек баланың әтисе. 2014 елның октябрендә малайның әнисе улын тәрбияләү өчен алимент түләттерү турында гариза белән судка мөрәҗәгать итә. Суд гаризаны канәгатьләндергән һәм хәтерсез әтидән хезмәт хакының яки башка керемнең чиреген баласы балигъ булганчыга кадәр түләттерүне билгеләгән. Бурычлы кеше суд приставыннан үзенең вакытлыча керемен яшергән, шуңа бәйле рәвештә алиментларны даими түләмәгән. Шулай ук аның билгеле бер яшәү урыны юк, алкоголь белән мавыга.

Суд приставлары берничә тапкыр РФ Җинаятьләр кодексының «Балаларны яки хезмәткә сәләтсез ата-аналарны карап тоту өчен акча түләүдән белә торып тайпылу» дип аталган 157 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы турында кисәтүләр чыгарган, рәсми эшкә урнашу яки халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәпкә басу таләпләре куйган, тик ир әлеге таләпләрне һәм кисәтүләрне санга сукмаган. Суд карары чыгарылганнан соң узган чорда бурыч 252 мең сумга кадәр арткан.
Элегрәк, 2017 елның ноябрендә, гражданин РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча хөкем ителгән һәм, дәүләт файдасына хезмәт хакының 10 процентын тотып калып, 10 ай холык төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Мировой судья карары белән әлеге үтәлмәгән җәза колония-поселениедә 2 ай 3 көнгә иректән мәхрүм ителү белән алмаштырылган. Әмма, бу вакыйгалар сабак бирмәгән, күрәсең. Суд 33 яшьлек гражданинны янә РФ Җинаять кодексының 157 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа 9 ай сынау вакыты билгеләп, алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алимент түләүдән качып йөрүче бурычлыларга җәза бирү суд приставлары эшенең төп максаты булып тормый. Әлеге чара - түләмәүчеләргә йогынты ясауның һәм суд тарафыннан билгеләнгән йөкләмәне үтәтүнең бер ысулы гына.
Федераль суд приставлары хезмәтнең БР буенча идарәсе суд карары буенча йөкләмәсе булган гражданнарны балигъ булмаган балаларын карап тоту өчен акча түләргә, үз бурычларын онытмаска чакыра. Бу аларның гражданлык һәм ата-аналар бурычы. Һәм нәкъ менә алар баланың тормышын бәхетлерәк итә ала.
Читайте нас: