+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 гыйнвар 2020, 14:05

Яхшы гаилә - талантлы балалар

«Вся Уфа» телеканалы «Шутка на всю Уфу» конкурсы үткәрде, анда теләге булган һәркем катнаша алды. Конкурс шартлары буенча мәзәк уйлап табарга һәм социаль челтәргә куярга кирәк иде. Бакалыдагы 2нче мәктәп укучысы Сәетов Эльвир, зур көндәшлек булуга карамастан, җиңде, аңа кыйммәтле бүләк - спорт кирәк-яраклары һәм әлеге телеканалда туры эфирда катнашу хокукы бирелде.

«Вся Уфа» телеканалы «Шутка на всю Уфу» конкурсы үткәрде, анда теләге булган һәркем катнаша алды. Конкурс шартлары буенча мәзәк уйлап табарга һәм социаль челтәргә куярга кирәк иде. Бакалыдагы 2нче мәктәп укучысы Сәетов Эльвир, зур көндәшлек булуга карамастан, җиңде, аңа кыйммәтле бүләк - спорт кирәк-яраклары һәм әлеге телеканалда туры эфирда катнашу хокукы бирелде. Эльвир танылган рэп-башкаручыны тасвирлады, тиешле костюм сайлап, әлеге җырчы стилендә композицияне бик яхшы башкарды. Мавыктыргыч һәм кызыклы килеп чыкты. Һәм менә көтеп алынган мизгел - телеканал студиясендә җиңүче Эльвирга барлык студияләр буенча экскурсия оештырдылар (һәркемгә дә шул яшьтә үк телеканал кунагы булу бәхете елмаймый!), телеканалның абруйлы кешеләре белән таныштырдылар, тапшыруларны оештыру нечкәлекләре турында сөйләделәр. Менә, чыннан да, уңышның эш сөючән һәм максатчаннарга килүенә дәлил!
Ә моның чишмә башы, әлбәттә, гаиләдә. Гаиләдә барысына нигез салына - кешенең барлык яхшы сыйфаты да гаиләдән килә. Сәетовларның үзара мөнәсәбәтләре кече яшьтәгеләрдән алып олыларга кадәр бер-береңә ышанычка һәм хөрмәткә нигезләнә, биредә картлыкны олылыйлар һәм кечкенәләрнең фикере белән исәпләшәләр. Ирле-хатынлы Илдар Гарәфовна һәм Вилена Рамиловна тумышлары белән Куян авылыннан, кечкенәдән әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнәләр. Хәзер гаилә башлыгы вахта ысулы белән эшли, ә әни кешене күпләр Бакалыда зур йортның оста һәм кунакчыл хуҗабикәсе буларак кына түгел, ә күп еллар электр счетчикларын эксплуатацияләү буенча электромонтер булып эшләгән Бакалы РЭСы вәкиле буларак та белә. Аны клиентлар белән аралашканда сизгерлеге һәм ярдәмчел булуы, вазыйфа бурычларын башкаруда тактлылык һәм белем аерып тора. Сәетовлар гаиләсен эштә хезмәттәшләре дә, тату яшәгән күршеләре дә, тормышта очрашырга туры килгән барысы да хөрмәт итә.
Гаиләдә өч бала тәрбияләнә, әти-әнинең күңел җылысы барысына җитә. Олы кызлары Милена укуын алтын медаль белән тәмамлады, хәзер Башкорт дәүләт университетында филология факультетында укый, укуны журналист һәм башкаланың популяр телеканалларының берсендә тапшырулар алып баручы эше белән яраштыра. Белеме һәм һөнәр сайлавы очраклы булмады, уку елларында ук актив яшь хәбәрче иде, һәм аның мәкаләләре районның «Авыл таңнары» гәзитендә даими басылып торды, бу хезмәттәшлек аның иҗатының һәм журналист карьерасының башы булды дип әйтергә мөмкин.
Сәетовлар гаиләсендә Эмиль - уртанчы бала, ул 9нчы сыйныфны «бик яхшыга» тәмамлады һәм хәзер физика-математика сыйныфында укуын дәвам итә. Талантлы егет фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, мәктәп дәрәҗәсендә генә түгел, муниципаль этапта да призлы урыннар яулый. Уңышлы укуын район Мәдәният сараеның бию коллективында занятиеләр белән яраштыра.
Шуңа күрә Эльвирның уңышы закончалыклы, чөнки Сәетовларның тату һәм бердәм гаиләсендә балаларның үсеше өчен бөтен шартлар тудырылган, ә бит баланың игътибар һәм хәстәрлек эченә алынуы, ата-ана аларның иҗади потенциалын ачып тәрбияләве мөһим. Республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров та күп балалы гаиләләрдә тәрбия бирүнең һәм балаларның иҗади потенциалын үстерүнең мөһимлеген ассызыклап, бу хакта күп тапкырлар сөйләде. Моның өчен республикада да, районда да шартлар бар.
Читайте нас: