+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 гыйнвар 2020, 15:15

2020 елгы халык исәбен алу сайты эшли башлады

2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуның www.strana2020.ru рәсми сайты эшли башлады. Чагу мультимедиа ресурсы халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру барышы белән таныштырачак.

2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуның www.strana2020.ru рәсми сайты эшли башлады. Чагу мультимедиа ресурсы халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уздыру барышы белән таныштырачак.
Театр, билгеле булганча, элгечтән, ә 2020 елгы халык исәбен алу сайты «Яңалыклар» бүлегеннән башлана. Анда даими рәвештә иң яңа һәм актуаль мәгълүмат: хәбәрләр, пресс-релизлар, булачак вакыйгалар анонслары, шулай ук РОССТАТ җитәкчеләренең һәм экспертларының комментарийлары басыла. Киңкүләм мәгълүмат чараларында чыккан халык исәбен алу турында иң кызыклы мәкаләләр «Публикацияләр» бүлегендә урнашкан. 2020 елгы халык исәбен алу турында материаллар китапханәсе даими тулылана.
Яңа ресурс халык исәбен алу барышы турында хәбәр итеп кенә калмыйча, сайтка керүчеләргә уньеллыкның төп статистик вакыйгасында катнашу мөмкинлеге дә бирә. Шуңа күрә сайтта «Конкурслар» бүлеге барлыкка килде, анда Бөтенрусия халык исәбен алу-2020 талисманын сайлап алу конкурсы, халык исәбен алу темасына балалар рәсеме конкурсы, фоторәсемнәр һәм видеороликлар конкурсы, шулай ук Бөтенрусия халык исәбен алуга багышланган викторина турында мәгълүмат табарга мөмкин булачак. Иҗади ярышларны яратучылар теркәлү һәм шәхси кабинетка керү мөмкинлегенә ия булачак. Аның ярдәмендә эшләрне җибәрергә һәм ошаган конкурсантлар өчен тавыш бирергә мөмкин булачак.

«Исәпкә алучы булырга телим» бүлегендә халык исәбен алу вакытында эш шартлары турында мәгълүмат белән танышырга, шулай ук Росстатның төбәк бүлекчәләре битләренә сылтама табарга мөмкин. Моннан тыш, сайтта 2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуга кагылышлы барлык закон һәм норматив документлар җыелган.
Читайте нас: