+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 гыйнвар 2020, 18:30

Белемле булып, үз көчеңә ышанырга

1 февральдә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга гаризалар кабул итү тәмамлана

1 февральдә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга гаризалар кабул итү тәмамлана
БДИ барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәптә дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп формасы булып тора. Бердәм дәүләт имтиханы турында иң популяр сорауларны без БДИның муниципаль координаторы Вәлиева Валентина Павловнага бирдек.
- Валентина Павловна, Бакалы районында БДИ кайда узачак?
- Районда БДИ үткәрү пункты бер, ул 2нче Бакалы урта мәктәбендә базасында урнашкан.

- Үзең белән имтиханга нәрсә алырга була?
- Укучы үзе белән паспорт һәм кара гельле ручка гына алырга тиеш. Ә менә кесә телефоны, фото- һәм видеотехника, язмалар булмаска тиеш. Тыюны үтәмәү имтиханнан төшереп калдыруга һәм агымдагы елда яңадан бирү хокукы бирелмичә нәтиҗәне юкка чыгаруга китерә. Әгәр тәртипне бозу рус теле һәм математикадан булса, имтихан бирүче аттестат та ала алмый.
Шунысы игътибарга лаек, узган ел районда БДИ уздырганда тәртип бозулар теркәлмәде.

- Ни өчен 11нче сыйныфта йомгаклау иншасын керттеләр? Имтихан тапшыручылар аны яңадан тапшырырга хокуклымы?
- Шуны аңларга кирәк, йомгаклау иншасы - ул, барыннан да элек, 11нче сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясе узуга рөхсәт формасы. Укучыларга билге сыйфатында «зачет» яки «незачет» куела. «Незачет» алсалар, катнашучылар иншаны ике тапкыр - февраль һәм май айларында яңадан тапшырырга хокуклы. Имтихан бирүче өч тапкыр тапшырмаса, ул дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелми, димәк, икенче елга кала. Шунысы куанычлы, быел безнең районның барлык унберенче сыйныф укучылары да дәүләт йомгаклау аттестациясенә рөхсәт алды.

- 2020 елда тапшыру өчен мәҗбүри фәннәр исемлеге артачакмы?
- Юк, алдагы еллардагы кебек, 2020 елда да рус теле һәм математика мәҗбүри булачак. Математика база яки профильле булырга мөмкин.

- Ни өчен математика буенча профиль һәм база имтиханын тапшырырга ярамый?
- Сайларга кирәк, бу бер фән. База математика - аттестат алу өчен, техник юнәлештәге югары уку йортларына керү өчен профильле имтихан тапшырырга кирәк. Кагыйдә буларак, профильле математика гуманитар юнәлештәге вузларда кирәкми.

- БДИ буенча ничә фәнне сайласаң яхшы? Тапшыру өчен фәннәр исемлеген кайсы вакытка кадәр билгеләргә кирәк?
- Уку йортына керү өчен кирәкле фәннәр сайларга кирәк. Нинди фәннәрдән имтиханнар тапшырасын ныклап уйларга кирәк, әмма алар өчтән дә ким булмаска тиеш. БДИ тапшыру өчен фәннәр исемлеген 2020 елның 1 февраленә кадәр билгеләргә кирәк. Укуларын быел тәмамлаучылар БДИга гаризаны үз мәктәпләрендә бирә. Калганнар мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу сроктан соң гаризаны кеше бары тик җитди сәбәп булганда гына бирә ала.

- БДИ алдыннан укучы авырып китсә, нишләргә? Ул имтиханны икенче көнне тапшыра аламы?
- Әйе, икенче көнне тапшырырга мөмкин, бу фәннәрне июнь азагында яңадан тапшыру өчен резерв көннәр бар. Авыру буенча БДИга килә алмаган чыгарылыш сыйныф укучысы медицина белешмәсе китерергә тиеш.

- БДИ нәтиҗәләре аттестаттагы бәяләргә тәэсир итәме?
- БДИ нәтиҗәләре аттестаттагы йомгаклау билгеләренә тәэсир итми. Рус теле һәм математика буенча нәтиҗәләр аттестат алу фактына тәэсир итә, сайлап алынган башка фәннәр нәтиҗәләре тәэсир ясамый.

- БДИ нәтиҗәләре вакыт буенча кайчанга кадәр гамәлдә? Чыгарылыш сыйныф укучысы киләсе елга үз нәтиҗәләрен яхшыртырга һәм башка фәннәр тапшырырга хокуклымы?
- БДИ нәтиҗәләре аларны тапшырганнан соң килгән 4 ел дәвамында гамәлдә. Ягъни 2020 елда тапшырылган имтихан нәтиҗәләре 2024 елга кадәр гамәлдә булачак. Әмма чыгарылыш сыйныф укучылары фәннәр буенча үз нәтиҗәләрен яхшыртырга яки аларны тапшыру өчен башка фәнне сайларга хокуклы.

- Чыгарылыш имтиханнары уңаеннан укучыларның да, ата-аналарның да сораулары күп. Кайда, ни рәвештә мәгълүмат алырга була?
- Гомуми белем бирү учре-ждениеләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча мәгълүмат стендлары бар. Бу тема буенча гомуммәктәп һәм сыйныф ата-аналар җыелышлары үткәрелде. БДИ һәм төп дәүләт имтиханы турында мәгълүмат район мәгариф бүлеге сайтында һәм барлык гомуми белем бирү учреждениеләре сайтларында урнаштырыла. Муниципаль дәрәҗәдә Дәүләт йомгаклау аттестациясе-9 һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясе-11 сораулары буенча «кайнар линия» эше оештырылды. Һәр чыгарылыш сыйныф укучысы һәм ата-ана 3-16-60 һәм 3-11-32 телефоннарына шалтыратып, аны борчыган сорауларга җавап алала.

- БДИга ничек яхшырак әзерләнергә, нәрсә кулланырга?
Әзерләнү өчен интернет челтәренең күпсанлы ресурсларыннан, шул исәптән «Биремнәрнең ачык банкы»ннан файдаланырга, мәктәптә имтиханнарга әзерлек буенча консультацияләргә йөрергә, репетиция имтиханнарын үткәрүдә катнашырга киңәш итәм.

- Бөтенрусия дәрәҗәсендә БДИда катнашучылар һәм ата-аналарның бердәм дәүләт имтиханы турында мәгълүматлылыгын арттырырга мөмкинлек бирүче акцияләр үткәрелә. Бу акцияләр безнең районда үткәреләме?
- «Ата-аналар тарафыннан бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне» бөтенрусия акциясен хуплау кысаларында районда ел саен февраль аенда «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» дигән чара үткәрелә. Ул әниләр һәм әтиләр имтихан атмосферасы тойсын һәм балаларга психологик яктан сынауларга әзерләнергә ярдәм итсен өчен оештырыла.
- Чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә сезнең теләк-ләрегез нинди?
- Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтихан тапшыру өчен фәннәр сайлауга җитди карауларын телим. Ата-аналарга балаларны уңай нәтиҗәгә рухландырырга, алар белән белем алу турында фикер алышырга кирәк. Дөрес психологик кәефе булсын һәм имтиханга тыныч һәм үз белемнәренә ышанычлы килсен өчен, балаңа һәрвакыт ярдәм итү мөһим. Кыскасы, үз балаларың белән шөгыльләнергә, ул чакта барысы да барып чыгачак.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен фән буенча яхшы белемнәр булу, дулкынланмау һәм үз көчеңә ышану мөһим. Барыгызга да уңышлар һәм югары баллар телим!
Читайте нас: