Эш барышы: барлык ингредиентларны саламлап турарга, үсемлек маенда суган кыздырырга, янына кишер, татлы борыч, ит, помидор салырга. Суы чыкканчы кыздырырга, аннары шулпа өстәп сүрән утта 1 сәгать кайнатырга. Пешәргә 15 минут кала тоз, кыяр тозлыгы, лагман өчен тәмләткечләр салырга.
Табынга биргәндә тирән тәлинкәгә токмач салырга, өстенә ит белән яшелчәләрне, бераз шулпасын да салырга мөмкин, өстенә яшеллек сибәргә.