+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 гыйнвар 2020, 14:30

Башкортстан продукты

«Башкортстан продукты» проекты республикада 2013 елдан алып үсә. Хәзер ул 403 азык-төлек җитештерүчене һәм 41 азык-төлек булмаган товар җитештерүчене берләштерә.

«Болар - икмәк-булка һәм кондитер изделиеләре, чын башкорт чәкчәге һәм бавырсагы, төргәкләнгән беренче һәм икенче блюдо ризыклары, шулай ук ассортиментта профессиональ савыт-саба һәм фарфор әйберләре җитештерүчеләр», - дип хәбәр итә Дәүләт сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте. Нигездә, проектта кондитер әйберләре, ярымфабрикатлар, икмәк-булка изделиеләре, колбаса изделиеләре, азык-төлек булмаган товарлар, шулай ук бал, чәй, җиләк-җимеш, бөртекле һәм башка продукция бар.
«Башкортстан продукты» проектына керү һәм чараларда катнашу бушлай.
Читайте нас: