+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 гыйнвар 2020, 17:08

Фотода үзеңне таны!

Хөрмәтле гәзит укучылар! «Районка»да яңа конкурс «Фотода үземне таныдым!» старт ала, ә аны безнең күптәнге һәм тугры абунәчеләребезнең берсе - Клара Павловна Юзикаева тәкъдим итте.

Мәгариф системасында озак еллар эшләү дәверендә педагогик хезмәт ветеранында күп фотосурәтләр тупланган. Аларның күбесендә балалар, шулай ук аларның остазлары сурәтләнгән. Игътибар белән карагыз! Бәлки бу фоторәсемнәрдә сез, сезнең балалар яки танышыгыз бардыр. Үзегезне эзләп табу белән, фотоның тарихын һәм үзегезнең тормыш юлыгыз - кем булдыгыз, кайда яшисез, нәрсә белән шөгыльләнәсез - языгыз. Иң кызык-лы текст авторын бүләк көтә.
Сезнең алда беренче фотосурәт. Дәвамы бар.
Читайте нас: