+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 гыйнвар 2020, 21:35

Техника ремонтлау - контрольдә

Кыска вакытта, яхшы сыйфат белән, агротехника һәм хәвефсезлек техникасы буенча барлык таләпләрне күзәтеп язгы чәчү кампаниясен машиналар һәм агрегатлар төзек булганда гына башкарып була. Шуңа күрә хәзерге вакытта район хуҗалыкларында тракторларны, туфрак эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау тулы куәтенә бара.

Кыска вакытта, яхшы сыйфат белән, агротехника һәм хәвефсезлек техникасы буенча барлык таләпләрне күзәтеп язгы чәчү кампаниясен машиналар һәм агрегатлар төзек булганда гына башкарып була. Шуңа күрә хәзерге вакытта район хуҗалыкларында тракторларны, туфрак эшкәртү һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау тулы куәтенә бара.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең гыйнвар ахырына мәгълүматлары буенча, тырмаларны, таккычларны һәм катоклау агрегатларын ремонтлау төгәлләнгән. 98 культиваторның 78е ремонтланган, бу 80 процент тәшкил итә, 125 чәчкечнең 85е ремонтланган (68 проценты). Тракторларны ремонтлау 59 процент тәшкил итә. «Дружба» кооперативы, «Мирзаит» һәм «Нива» җәмгыятьләре кебек хуҗалыкларны уңай яктан билгеләргә була, анда авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлау тәмамланып килә.

«Якты чишмә» кооперативында ремонт эшләрен оештыру белән машина-трактор паркы мөдире В.Б.Орехов шөгыльләнә. Виктор Борисович сүзләре буенча, бүгенге көндә барлык тырмалар, катоклау җиһазы, культиваторлар, сабаннар һәм тагылма авыл хуҗалыгы техникасы расланган ремонт планына ярашлы әзерлек сызыгына куелган. Чиратта - ДТ, берничә МТЗ тракторы. Ремонт эшләрен техника беркетелгән механизаторлар үзләре башкара. Алар - Валерий Осипов, Валерий Евлампиев, Иван Мрясов, Вячеслав Чернов, Виталий Жадов, Данил Дәүләтҗанов һәм башкалар. Машиналарны һәм агрегатларны ремонтлауда слесарьлар Сергей Архипов, Илья Кириллов, эретеп ябыштыручы Николай Савельев, токарь Николай Дырнаев зур ярдәм күрсәтәләр.
Хуҗалыкта запас частьлар һәм ремонт материаллары сатып алу өчен финанс проблемалары юк, ремонт график буенча бара. Язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларны ремонтлау - 1 апрельгә, ә техник караулар 15 апрельгә тәмамланачагына тулы ышаныч бар.
Читайте нас: