+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 гыйнвар 2020, 14:09

Укытучыларның хезмәтенә түләүнең бердәм системасы

Федерация Советы хөкүмәткә мөрәҗәгать кабул итте, анда укытучылар өчен бердәм хезмәт хакы системасы булдырырга тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта төбәкләрдә урындагы хакимиятләр педагогларның хезмәт хакын үзләре билгели. Нәтиҗәдә, кайбер өлкәләрдә укытучыларның база оклады минималь хезмәт хакы күләменнән ике тапкыр диярлек кимрәк. Шул ук вакытта төбәкләр буенча аерма шактый – кайбер ләрендә укытучыларның хезмәт хакы - 22 мең сум, ә Чукоткада 100 мең сум тирәсе.
Закон чыгаручылар укытучының хезмәт хакын, стимуллаштыручы түләүләр системасын саклап, белем бирү программасы һәм квалификация дәрәҗәсе, эшләнгән сәгатьләрнең саны буенча билгеләргә тәкъдим итә.
Сенатор Лилия Гомәрова Президентның медицина хезмәт-кәрләренең хезмәт хакы буенча бердәм таләпләр турында төгәл күрсәтмәсе булуын һәм педагоглар өчен шундый ук алымны кулланырга кирәклеген искәртте.
Читайте нас: