+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 гыйнвар 2020, 15:45

Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек турында

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршында 2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрү буенча комиссиянең икенче утырышы булды.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршында 2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрү буенча комиссиянең икенче утырышы булды.
Комиссия әгъзалары һәм видеоконференция форматында катнашучы муниципалитетлар башлыклары республикада беренче чираттагы чараларны оештыру һәм уздыру барышы белән таныштылар. Утырышта шулай ук «2020 елгы Бөтенрусия халык исәбен алуга башлангыч әзерлек чаралары кысаларында халыкны исәпкә алу тулылыгын тәэмин итү» буенча мәсьәлә дә каралды. Комиссия әгъзалары кайбер ведомстволар җитәкчеләрен, шәһәр округлары һәм муниципаль районнар хакимиятләре башлыкларын тыңладылар.
Видеоселектордан соң утырышны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев дәвам итте. Киңәшмә эшендә авыл биләмәләре башлыклары, район хакимияте бүлекләре начальниклары, дәүләт статистикасы вәкилләре катнашты. Комиссия әгъзалары тарафыннан халык исәбен алуга әзерлек буенча беренче чираттагы чараларны үтәү барышы, районда адреслар хуҗалыгы торышы (биналарда урам исемнәре һәм йортлар нумерациясе белән табличкалар булу), халык исәбен алу өчен персонал сайлап алу, урамнарны һәм ихата территорияләрен яктыртуны тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

2020да халык исәбен алуга әзерлек буенча мәгълүмати-аңлату эшенә килгәндә, Бөтенрусия халык исәбен алу медиаофисы укыту вебинарлары циклын дәвам итә. Шушы көннәрдә чираттагы вебинар булып узды, ул халык исәбен алуны оештыру турында мәгълүмат тарату өчен социаль медиа куллануга багышланган иде.
Читайте нас: