+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 гыйнвар 2020, 13:31

КВН – мавыктыргыч уен!

Көлү, мәзәкләр һәм яхшы кәеф белән ассоциацияләнгән КВН мелодиясе һәркемгә таныштыр, мөгаен. Әлбәттә, телевизор экраннарыннан һөнәрмәнд КВНчылар оста чыгыш ясый, әмма якташларыбыз арасында да ачыкланмаган юмор осталары һәм талантлы артистлар күп. Безнең районда яңа ел каникулларында узган КВНның кышкы кубогы шуны раслады.

Район Мәдәният сарае сәхнәсендә биш команда - «Агнешка» (Уфаның 42нче лицее), «Камчатка» (Стәрлетамак), «Соседи» (Чакмагыш-Казан), «Черниковск» (Уфа), шулай ук «Кира Найтли» (Бакалы-Чакмагыш) чыгыш ясады. Алар тамашачыларга юморның төрле жанрларын – дәртле җырлар, кызыклы видеороликлар, сәхнә күренешләре һәм пародияләр күрсәттеләр, зал белән «разминка» үткәрделәр. Чыгышлардагы шаярту объектлары - гаилә тормышыннан яхшы таныш сюжетлар, яшьләрнең көндәлек шатлыклары һәм кыенлыклары, танылган вакыйгалар, популяр кешеләр. Командалар югары осталык, тапкырлык, артистлык таланты һәм юмор күрсәттеләр. Чыгышлар матур һәм истә калырлык булды.

Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, барлык командалар тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм бакалыларның күңелен күтәрде. Әмма бәйгедә җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә була. КВН кубогына «Кира Найтли» командасы ия булды, икенче - «Агнешка», өченче урынны «Камчатка» командасы яулады. Шулай ук грамота белән иң яхшы мәзәк өчен «Черниковск» командасы катнашучысы Тимур Мөдәрисов та бүләкләнде.
КВН районыбыз мәктәп укучылары һәм студентларына бик күп чагу тәэсирләр, уңай эмоцияләр, шулай ук яхшы кәеф бүләк итте.
Читайте нас: