+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 гыйнвар 2020, 17:50

Уфага «Хезмәт батырлыгы һәм Дан шәһәре» исеме бирелде

Башкортстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы һәм Дан шәһәре» дигән мактаулы халыкара исем бирелде. Мондый карарны Герой-шәһәрләрнең дәүләтара берлеге президиумы кабул итте.

Башкортстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы һәм Дан шәһәре» дигән мактаулы халыкара исем бирелде. Мондый карарны Герой-шәһәрләрнең дәүләтара берлеге президиумы кабул итте.
Мактаулы исем Ватан алдындагы казанышлары, батырлык, фашист илбасарларына каршы көрәштә уфалылар күрсәткән күмәк хезмәт батырлыгы өчен бирелде.
«Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан Уфа шәһәренә «Хезмәт батырлыгы һәм Дан шәһәре» дигән мактаулы халыкара исем бирергә», - диелә башкорт башкаласы хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафинга юлланган Герой-шәһәрләрнең дәүләтара берлеге хатында.
Фото: Олег Яровиков.
Читайте нас: