Район, бөтен ил кебек үк, тәҗрибәле квалификацияле эшче кадрларга мохтаҗ була. Шуңа күрә туган якларына кайту белән Бикҗан Асылкаевичны партия райкомына чакыралар һәм янгын сагын җитәкләргә тәкъдим итәләр, шушы хезмәтне ул 33 ел дәвамында җитәкләде. Бу еллар эчендә структурада үзгәрешләр була: аталышы алмашына, яңалыклар кертелә. Бары тик өстенлекле бурычлар гына элеккечә кала: җәмәгать һәм шәхси секторларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, халык арасында, учреждениеләрдә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда янгынга каршы профилактикалау эше алып бару. Аптикаев җитәкләгән янгын часте республикада иң яхшысы дип санала, Бакалы янгын сүндерүчеләре коллективы алдынгы урыннарда тора. Ул үзе дә үрнәкле, гадел, таләпчән була, һәм беренче чиратта үзенә карата. Хезмәт вазыйфаларын төгәл башкарган өчен ведомство Мактау грамоталары һәм төрле дәрәҗәдә Дипломнар белән билгеләнә, акчалата премияләр белән бүләкләнә.