+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 гыйнвар 2020, 18:55

Туган телләр турында

Федераль дәүләт стандартлары белән мәктәп укучылары тарафыннан туган тел буларак укытыла торган телне сайлау мөмкинлеге каралган. Шул ук вакытта ана телен гомуми белем бирү программасыннан башка фәнгә алыштыру мөмкинлеге күз уңында тотыла.

Башкортстан Республикасы прокуратурасы йөкләмәсе буенча район прокуратурасы Русия Федерациясе халыклары телләре һәм Русия Федерациясе составына керүче республикаларның дәүләт телләре исәбеннән туган телне ирекле өйрәнү хокукы өлешендә белем бирү турындагы законнарның үтәлешен тикшерә.
Моннан тыш, район прокуратурасы (Бакалы авылы, Ленин урамы, 106) 2020 елның 30 сентябренә кадәр һәр көнне эш вакытында мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә. Сез шулай ук район прокуратурасына 3-29-77, 3-27-89 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Әлеге мәсьәләләр район прокурорының даими контролендә тора.
Айрат АБсатаров, район прокуроры, юстиция советнигы.
Читайте нас: