Әлеге вакытта камалышта булучыга 81 яшь, улы Игорь белән яши. Олы яшьтә булуына карамастан, ул яшәүгә дәрте, яхшы хәтере, аралашучанлыгы һәм сөйкемлелеге белән таң калдырды. Кунакларны ветеран, узган елдагы кебек үк, күпсанлы медальләр бизәгән пиджагын киеп, күтәренке кәеф белән каршы алды. Безнең белән әңгәмә корып, бик кадерле булган фоторәсемнәрне карап, Галимә Шәйдулловна хатирәләргә чумды.
Сугыш башланганда аңа нибары өч яшь була. Шуңа күрә ул камалыштагы вакыйгаларны күбрәк әнисе һәм апасы сөйләве буенча хәтерли. Әмма аның хәтерендә бер нәрсә тирән уелып калган - озын сирена тавышы, аны ишетүгә, кыз елый башлый торган була. Әле дә, 80 елдан соң, «ашыгыч ярдәм» яки янгын сүндерү машинасы сиренасы тавышларын ишетсә, ветеран тетрәнә, тәне чемерди башлый.
Ленинградка аның гаиләсе сугышка кадәр үк Башкортстаннан Волхов ГЭСы төзелешенә килә. Әтисе Шәйдулла Баянов көчле кеше була, тимер юлда йөк төяүче булып эшли, флот төзү өчен урман кисә. Бернинди эштән дә курыкмый, яхшы гына акча эшли, бу күп балалы гаиләгә хәлле яшәргә мөмкинлек бирә. Әмма сугыш Баяновлар гаиләсенең барлык планнарын челпәрәмә китерә, әтисе Ленинградны якларга китә һәм әйләнеп кайтмый. Сугыштан соң гына аның 1942 елда һәлак булуы һәм Санкт-Петербургның Пискарев зиратында җирләнүе мәгълүм була.
Гаилә авырлык белән яши, һәркайда ачлык, ялангачлык була. 1942 елда аларны, башка бик күп блокадниклар белән бергә, эвакуациялиләр. Баяновлар Башкортстанга, Бүздәк районының Арслан авылына эләгә, алар анда сугыш тәмамланганга кадәр яшиләр. Сугыштан соң гаилә Чиләбе өлкәсе Сулея эшчеләр бистәсенә күчә. Анда балалар мәктәпне тәмамлыйлар, өлкәннәр тормышы башлана. Галимә Шәйдулловна Бакалыга кияүгә чыга, балалары туа, озак еллар Бакалы авыл Советында эшли.
Очрашу ахырында Галимә Шәйдулловна үзе яраткан «Город над вольной Невой» җырын башкарды... Сәламәт булыгыз, озак яшәгез, хөрмәтле ветеран, Сезнең белән аралашу бәһасез, Сез - безнең Ватаныбыз тарихы.