+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 гыйнвар 2020, 13:45

Корицалы синнабон

Үзегез яратып пешерә торган чүпрәле камыр әзерлисез.Камырны 05-07 см калынлыкта, 30-40 зурлыкта җәябез.Камыр өстенә 50 гр йомшартылган ак май сөртәбез.

Үзегез яратып пешерә торган чүпрәле камыр әзерлисез.
Камырны 05-07 см калынлыкта, 30-40 зурлыкта җәябез.
Камыр өстенә 50 гр йомшартылган ак май сөртәбез.
Бер кап корицага( 10 гр) ике каш шикэр комы салып болгатабыз да майлы камыр өстенә сибәбез.
Корица сибелгән камырыбызны рулет итеп тәгәрәтәбез дә 3-3,5 см киңлектә үткен пычак белән кисеп чыгабыз.
Табага пергамент яки фольга куеп рулетларыбызны кабарырга ара калдырып тезәбез дә янә бер кат кабартабыз. Кабаргач , кызган духовка мичендә өсте кызарганчы пешереп алабыз.
Синнабонарыбыз матур булып пешеп чыккач суынырга куябыз.
Һәм өстенә ягыр өчен заливка ясыйбыз :90 гр творожный сыр, яки куе каймак;
100 гр шикэр комы ;
30 гр йомшартылган ак майны бергә кушып яхшылап болгатабыз да синнабоннар өстенә мул итеп агызып чыгабыз. Ә өстенә вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез.
Шундый тәмле, хуш исле булочкаларыбыз әзер, бергәләп чәй эчәсе генә кала.
Өйләрегез ямьле, чәйләрегез тәмле, күңелләрегез тыныч булсын!
Рецепт авторы Гөлчәчәк Мусина.
Читайте нас: