Социаль челтәрләрдә: “Банан ашамагыз! Кытайдан китерелгән җиләк-җимешләр аркасында харап булмагыз! Коронавирус йоктырырсыз!” дигән хәбәрләр килә.
Кайбер кешеләр посылка алудан да тыелырга куша. Бу җәһәттән белгечләр шуны ассызыклый: коронавирус һава-тамчы юлы белән кешедән кешегә йога.
"Роспотребнадзор" вәкилләре вирусның җиләк-җимеш, яки посылка аша йогу мөмкинлеген кире кага. Кем белсен инде, барыбер сак булырга кирәк!
Автор: Миләүшә Латыйпова.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-il-k-imesh-posilka-asha-yogarga-m-mkinme-100373/