+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 февраль 2020, 17:11

Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә

1 февральдә мәктәпләргә беркетелгән территорияләрдә яшәүче, балалары беренче сыйныфка барачак гражданнардан гаризалар кабул итү башланды. Кабул итү агымдагы елның 30 июненнән дә соңга калмыйча төгәлләнәчәк.

Беркетелгән территориядә яшәмәүче балаларның ата-аналарыннан гаризалар 1 июльдән урыннар тулганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль закон нигезендә, хезмәт күрсәтүнең төп принципларының берсе - аларны электрон формада алу мөмкинлеге.
Башкортстанда баланы гомуми белем бирү учреждениеләренә электрон формада яздыру мөмкинлеге ике ысул белән каралган:
Башкортстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында; «Башкортстан Республикасы мәктәпләрен электрон комплектлау» информацион системасы аша.
Кабул итү кагыйдәләре турында мәгълүмат мәгариф бүлеге һәм гомуми белем бирү оешмалары сайтларында урнаштырылган.
Читайте нас: