+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 февраль 2020, 17:29

Уртак көч белән хәтерне мәңгеләштерик

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша.

Без дәһшәтле сугыш елларында Җиңү яулаган, батырлык, кыюлык, чыдамлылык үрнәкләре күрсәтүчеләрне онытмаска тиеш. Без - балалар, оныклар, туруннар аларның хәтерен хөрмәтләргә бурычлы. Шушы максаттан Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсенә караган Камай авылы халкы Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашлар хөрмәтенә мемориаль комплекс урнаштырырга карар итте.

Радик Фәһимович Шәфигуллин җитәкчелегендәге инициативалы төркем Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген дөресләү буенча зур эш алып барды, һәйкәл ясау һәм кую өчен акча җыюны оештырды. Әмма ниятләнгән чараларны гамәлгә ашыру өчен акча әлегә җитәрлек түгел. Проектның бәясе - 240 меңнән артыграк сум. Инициативалы төркем Камай авылында туып-үскән якташларга һәм мемориаль комплекс урнаштыруда матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булганнарга мөрәҗәгать итә.

Акча күчерү мәсьәләсе буенча 8-9039623490, 8-9191497385, 8-9610453677 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, шулай ук акчаны Гүзәлия Венеровна Мәсәлимовага (Камай авылында яши) шәхсән тапшырырга мөмкин.
Уртак тырышлык белән изге эшне тормышка ашырырбыз, дип өметләнәбез.
Читайте нас: