Ветеран, өлкән яшьтә булуына карамастан, тормыш юлының барлык чорларын яхшы хәтерли, сөйләшергә ярата, үзе мунча яга, бакча утырта, тавыклар асрый, кар көри. 90 яшьлек ветеран үз йортында ялгызы яши, аны гаиләсе белән күрше Яңа Маты авылында яшәүче кызы Зоя Степановна тәрбияли, киленнәре Зоя Ермолаевна, Валентина Петровна хәлен белешеп торалар. Еш кына әнисе янына улы Иван кайта, армиядә хезмәт иткәннән соң, ул Сочида яшәргә калган, гаилә корган. Федора әби аларга мәшәкать тудырмый, йорттагы, ишегалдындагы барлык эшләрне үзе башкара. Киресенчә, балалар, оныклар өчен борчыла, еш кына аларга финанс яктан ярдәм итә, бәйрәмнәргә һәм туган көннәргә бүләкләр әзерли.
Федора Михайловна крестьян гаиләсендә туып-үсә. Гаилә ул дәвер өчен хәлле яши, мал-туар асрыйлар, зур бакча үстерәләр. Сепараторлары булган, авыл халкының яртысы сөтне шунда аерткан. Сугыш башлангач, әтиләре фронтка алына, кызга 12 яшь була. Башкача әтисен күрергә насыйп булмый, ул хәбәрсез югала.
- Эшче куллар җитми иде, ир-егетләр фронтта, басуда һәм фермада хатын-кызлар да үсмерләр генә, - дип искә ала Федора Михайловна, - мин дә әнигә фермада булыштым, сарыклар карадым. Миңа һәм дус кызыма 30ар баш мал карарга куштылар. Без аларны ашата, көянтә-көянтә елгадан су ташып эчерә идек, көтү көттек. Ул вакытта бүреләр күп, еш кына ерткычлар сарыкларга ташлана һәм урманга алып китә иде. Без алардан курыкмыйбыз, алар артыннан йөгерәбез, кайвакыт куып җитеп, сарыкларны коткарып алып кала идек. Бервакыт бүреләр абзарга кереп, барлык терлекләрне буып чыкканнар иде, ә без бу вакытта иптәш кызым белән йоклаганбыз.
Ветеран кием булмавын, әмма ач йөрмәүләрен искә ала. Бәрәңге, сөт белән тукланалар. Аларның гаиләсе эвакуацияләнгән яһүдләрне – ир, хатын һәм кызларын сыендырганын яхшы хәтерли әле.
Ветеранның тыныч вакытагы тормышы да киеренке була. 1954 елда кияүгә чыга, ире Степан Иванович белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, әмма хатын балалары кечкенә чагында да өйдә утырмый. Гомер буе фермада, совхозда эшли, йорт куяннары, дуңгызлар карый һәм ялкаулыкның ни икәнен белми. Федора Михайловна намуслылыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм үҗәтлеге белән һәрвакыт аерылып торды. Ул бар җирдә беренче булырга күнеккән, яшь кенә көе авыл Советы депутаты булган, үз мәшәкатьләрен читкә куеп, авылдашлары проблемалары белән яшәгән. Үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, балалайкада яхшы уйнаган, җырлаган, бигрәк тә такмакларны яратып башкарган.
Намуслы хезмәте өчен бүләкләргә лаек була: ул - ике тапкыр социалистик ярышта җиңүче, коммунистик хезмәт ударнигы, Җиңү юбилейлары уңаеннан бүләкләре бар, аның фотосурәте авыл Мактау тактасында эленеп торды. Иң зур язмыш бүләге – балалары, сигез оныгы һәм тугыз туруны. 90 яшендә ул өйдә теләсә нинди эшне үзе башкара, яратып гәзит укый, ә аның актив тормыш позициясе күпләрне сокландырырлык. Бу искиткеч хезмәт сөючән, сөйкемле елмаюлы хатын-кызның уртаклашыр тәҗрибәсе күп.