+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 февраль 2020, 17:30

Ни өчен халык исәбен алганда шәхси мәгълүматлар белән кызыксынмыйлар

2020 елның 1-31 октябрендә узачак Бөтенрусия халык исәбен алу кәгазьләре тулысынча аноним булачак. Статистлар алар нигезендә булган тенденцияләрне ачыклау өчен саннар белән эшли, ә халык исәбен алуның төп принцибы - үзбилгеләнеш. Барлык мәгълүматлар исәпкә алу битләренә респондентларның сүзләреннән кертелә, һәм мәгълүматларны раслаучы бернинди документ кирәкми.


Бөтенрусия халык исәбен алу анкетасында кешенең исеме һәм аның керем күләме турында сораулар юк. «Дәүләт хезмәтләре» порталын кулланучылар һәм исәпкә алучылар электрон исәпкә алу кәгазьләренә аерым кешегә карамаган мәгълүматны кертәчәкләр.

Шулай ук халык исәбен алу нәтиҗәләре салым хезмәтенә дә, Пенсия фондына да, башка ведомстволарга да тапшырылмый. Илебез статистикасы тарихында бер генә мәгълүматның да читкә тапшырылу очрагы булмады. Бөтенрусия халык исәбен алу нәтиҗәләрен бастырганнан соң, респондентлар тутырган исәпкә алу кәгазьләре юкка чыгарылырга тиеш.

Үткәреләчәк халык исәбен алу ярдәмендә ватандашлар халык исәбен һәм милли составның төгәл саннары белән танышып кына калмыйча, үз төбәкләрендә, шәһәрләрендә һәм авылларында барган социаль-икътисади процессларны да күрә алачак.

Халык исәбен алу санлы технологияләр кулланып узачак. Аның төп яңалыгы - Русия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналар буенча йөргәндә, Росстат исәпкә алучылары махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да мәгълүмат бирү мөмкинлеге булачак.
Читайте нас: