+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 февраль 2020, 22:26

Грипп, коронавирус һәм башка кискен респиратор вируслы инфекция вакытында нәрсә эшләргә

Грипп, коронавирус инфекциясе һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрне (ОРВИ) кузгатучыларның актив циркуляциясе чорында авырмас өчен, авырып китсәгез, башкаларны йогышландырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген «БРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль сәламәтлек саклау учреждениесе Туймазы районара филиалының баш табибәсе Флорида Шакирова аңлата.

Грипп, коронавирус инфекциясе һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрне (ОРВИ) кузгатучыларның актив циркуляциясе чорында авырмас өчен, авырып китсәгез, башкаларны йогышландырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген «БРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль сәламәтлек саклау учреждениесе Туймазы районара филиалының баш табибәсе Флорида Шакирова аңлата.
Бу авыруларның барысын да кузгатучылар нык йогышлы һәм, нигездә, һава-тамчы юлы белән тапшырыла.
Чирләгәндә һәм ютәл-ләгәндә, авыру тирәсендә вируслы төкерекнең, какырыкның һәм респиратор бүлендекләрнең микротамчылары тарала. Тагын да зуррак тамчылар әйләнә-тирә предметларга, өслекләргә утыра, ваклары һавада кала һәм берничә йөз метрга кадәр арага күчә ала, алар берничә сәгатьтән алып берничә көнгә кадәр йогышландыру сәләтен саклап кала. Гигиеник профилактиканың төп чаралары авыру кеше белән контактны булдырмауга юнәлдерелгән.
Гади генә гигиеник кагыйдәләрне үтәү грипп, коронавирус инфекциясе һәм башка кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән йогышлану яки таралу куркынычын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Чир йоктырмас өчен
Йогышлану куркынычын булдырмас өчен, җәмәгать урыннарында, транспорта булганнан соң акчаларга, эш урынында гомум кулланыштагы оргтехника белән файдаланганнан соң, ашар алдыннан һәм ризык әзерләгәндә кулларны юарга кирәк. Кулларны кимендә 20 секунд сабынлагыз һәм кулларның тулысынча корытылуына аерым игътибар бирегез.
Урамнан өйгә кайткач, кулларыгызны һәм битегезне сабынлап юыгыз, ә борынны тозлы су белән юыгыз. Биткә, күзләргә юылган куллар белән генә кагылырга киңәш итәбез. Су һәм сабын юк икән, күзләргә һәм борынга кагылырга кирәк булганда, кулларны чистарту өчен спирт нигезендә дезинфекция чараларыннан яки бер тапкыр кулланыла торган салфеткадан файдаланырга кирәк.
Кеше күп урыннарда һәм транспортта бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген киергә кирәк. Аны 2-3 сәгать саен яңасына алыштырырга, битлекне кабат кулланырга ярамый.
Шома прическаларга өстенлек бирегез, кешеләр җыелган урыннарда таратылган чәчләр, еш кына битләргә тиеп, инфекция куркынычын арттыра.
Кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре (ютәл, төчкерү, борыннан агу) булган кешеләр белән якын элемтәдә, бер бинада булмаска кирәк.
Җәмәгать урыннарында ишек тоткаларына, култыксаларга һәм башка предметларга һәм өслекләргә ялан кул белән кагылмаска киңәш итәбез. Кул биреп күрешүләрне, үбешү һәм кочаклауларны чикләү дә авыру куркынычын киметәчәк.
Бүлмәләрне ешрак җил-ләтегез. Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.
Тирә-юньдәгеләргә чирне ничек йоктырмаска?
Сәламәт кешеләр белән элемтәләрне минимальләштерү - иң яхшысы. Ютәл-ләгәндә яки төчкергәндә авызны, мөмкин булганда, бер тапкыр кулланыла торган кулъяулык белән, юк икән кул белән капларга. Шәхси яки бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан файдаланырга. Өйдәгеләрдән шәхси гигиена предметларын: теш щеткасын, мунчала, сөлгеләрне читкә алып куегыз. Көн саен өйдә дымлы җыештыру үткәрегез, шул исәптән ишек тоткаларын, ут сүндергечләрне, оргтехника белән идарә итү панельләрен эшкәртегез.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: