+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 февраль 2020, 17:38

Ата-ана аерылышканда баланың торакка хокукы турында

Русия Президенты Владимир Путин судларга аерылышканнан соң баладан аерым яшәүче әтине яки әнине аны яшәү өчен яраклы торак белән тәэмин итү буенча чыгымнарны түләүгә җәлеп итү хокукын бирүче законга кул куйды.

РФ Гаилә кодексының 86 маддәсенә үзгәрешләр кертеләчәк, аңа ярашлы, аерым очракларда, һәр ата-ана суд тарафыннан өстәмә (алиментлардан тыш) чыгымнарны түләүдә катнашуга җәлеп ителергә мөмкин булган аерым шартлар исемлеге яңасы - «баланың даими яшәү өчен яраклы торагы булмау» шарты белән тулылана.
Читайте нас: