+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 февраль 2020, 16:46

Интеллектуаль мәктәп үсеш ала

8 февральдә 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бакалы интеллектуаль мәктә-бенең чираттагы дәресе узды.

Балалар белән очрашуга, традиция буенча, аларның остазлары - Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе доценты, проект эшчәнлеге кураторы Филиппова Нина Мироновна, Русия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе ДУП каршындагы телерадио сәнгате мәктәп-студиясе директоры Ш.Г.Гыйльманова килде. Бу тапкырында БИМ (Бакалы интеллектуаль мәктәбе) занятиесендә район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Ю.С.Зыязетдинов, социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Ф.Ф.Гайсин булдылар.

Проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче балалар, ә бу районның төрле мәктәпләреннән 20 укучы, кунакларга үз проектлары идеяләрен тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, балалар дүрт төркемгә берләшеп, «Хыялдагы парк», «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый», «Синең тормыш марафоны», «Хыялга таба юл» исемендәге проектларын эшлиләр. Һәр төркем, видеослайдлар, роликлар кулланып, башкарылган эшләр турында җентекле сөйләде, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, инициативаларын камилләштерү буенча консультацияләр һәм эшлекле тәкъдимнәр алды. Район хакимияте башлыгы һәр катнашучыны игътибар белән тыңлады, инициативаларның бик кызыклы һәм игътибарга лаек булуын һәм бакалыларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелүен билгеләп үтте.
Читайте нас: