+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 февраль 2020, 17:35

Йомгаклау җыелышлары башлана

Традиция буенча февраль дә район хуҗалыкларында отчет һәм сайлау җыелышлары уза, анда икътисади эшчәнлек, терлекчелек тармагы, үсемлекчелек эшенә йомгак ясала.

Быел алар 11-15 февральдә районның 12 хуҗалыгында узачак. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе, район ветстанциясе белгечләре һәм башкалар катнаша.
Хуҗалыклар җитәкчеләре, баш белгечләр, авыл биләмәләре башлыклары, ревизия комиссияләре рәисләре җентекле анализ белән чыгыш ясый, алар узган елга йомгак ясый һәм киләчәккә бурычлар куячак.
Отчет җыелышында җитеш-терү алдынгылары, авыл биләмәсенең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар бүләкләнәчәк, шулай ук лаеклы ялга китүче эшчәннәрне тантаналы озату була.
Фото архивтан.
Читайте нас: