+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 февраль 2020, 22:58

Лицейда булдылар

Ата-аналар һәм мәктәп укучылары еш кына хезмәт базарындагы реаль хәлне начар күз алдына китерәләр. Шул сәбәпле, мәктәп балаларны һөнәрләр дөньясы, хезмәт базарының хәзерге торышы белән активрак таныштырырга һәм булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайларга һәм алга таба укырга ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә һөнәри юнәлештә эш алып бару бик мөһим.

Шушы көннәрдә Бакалыдагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекцион мәктәп-интернатның 9нчы сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Л.Р. Мәгалимова һәм О.П.Абрарова Бакалы авылындагы Башкорт аграр-технологик колледж филиалында экскурсиядә булдылар.
Безнең мәктәп укучылары белән филиал мөдире вазыйфаларын башкаручы С.Ш.Хәсәнов әңгәмә үткәрде. Салават Шәйхимамович әлеге учреждениедә укытылган белгечлекләр һәм уку процессы белән таныштырды. Укучыларның тулай торакта яшәү шартлары, практик эшчәнлек һәм колледжны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу турында сөйләде.
Ташчы, эретеп ябыштыручы, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын ремонтлау буенча слесарь белгечләре әзерләү буенча лаборатор-практик кабинетлар буйлап үткәрелгән экскурсия укучыларда зур кызыксыну уятты.
3 курс укучылары «пешекче-кондитер» белгечлеге буенча өстәлне сервировкалау, берничә төр ризыктан бизәлгән блюдолар буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Читайте нас: