+16 °С
Облачно
ҖӘМГЫЯТЬ
12 Февраля 2020, 09:41

Язмышка язган ярым

Өлешемә төшкән көмешем дип,Эндәшәм сиңа, җаным.Гомер юлын парлап үткәнСин бит тугры юлдашым.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яратып, назга төреп
Үстердек балаларны.
Синең сөюең җуядыр
Сагышны, яраларны.
Шөкер итеп яшик әле
Онытып моң-зарларны.
Шатлык белән каршы алып
Тагын туган таңнарны.
Язмышка язган ярым дип,
Эндәшәм сиңа, җаным.
Ышанычым,таянычым,
Тик миңа насыйп парым.
Сания Гарифуллина.
Фото: pixabay.com
Читайте нас