+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 февраль 2020, 13:38

Гаилә ялы

Кышкы матур көннәрнең берсендә гаилә хезмәте хезмәткәрләре «Гаилә уеннары» темасына гаиләләр ялын оештырдылар, аны шугалакта үткәрделәр.

Гаилә хезмәте хезмәткәрләре эчтәлекле, мавыктыргыч эстафета-уен программасы әзерләделщр. Катнашучылар «Олимп» һәм «Светофор» командаларына бүленеп, кыю һәм тапкыр капитаннар җитәкчелегендә рәхәтләнеп уйнадылар һәм ярыштылар. «Мәргәннәр», «Шакмаклар һәм кәшәкәләр», «Шакмаклар һәм кәшәкәләр, туп», «Футбол», «Боҗралар», «Кем тизрәк» конкурслары, уеннар, табышмаклар чиратлашты. Күңелле һәм мавыктыргыч бәйгеләр барышында балалар җитезлек, тизлек, чыдамлык һәм бердәмлек күрсәттеләр.
Чара бик җанлы, мавыктыргыч, бер сулышта узды, чөнки команда уены һәм спорт азарты, чыннан да, могҗизалар тудыра. Гомумән, мондый очрашулар һәм бәйрәмнәр нәтиҗәсендә, уртак уен эшчәнлеге барышында гаилә мөнәсәбәтләре ныгый, үсеп килүче буында спортка карата кызыксыну арта, бергә уздырылган вакыттан уңай эмоцияләр туа.
- Безнең чарадан барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар, ә иң мөһиме, гаилә белән вакытны бергә файдалы үткәрделәр,- дип билгели Бакалы районындагы гаилә хезмәте белгече Әлфия Азина. - Күңелле көн чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Гаилә ялы балалар һәм ата-аналар күңелендә озак сакланыр, дип ышанабыз. Гаилә ялларының күп тапкыр иганәчесе булган шәхси эшкуар С.М.Сәетовка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Читайте нас: