+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 февраль 2020, 21:11

Хезмәт хакын – вакытында

Районның суд приставлары хезмәт хакын үз вакытында алмаган гражданнар файдасына законнарда каралган барлык мәҗбүри түләтү чаралары комплексын актив кулланалар.

Районның суд приставлары хезмәт хакын үз вакытында алмаган гражданнар файдасына законнарда каралган барлык мәҗбүри түләтү чаралары комплексын актив кулланалар.
Беренче чиратта, бу бурычлы оешмаларның милкенә арест салу. Идарәнең вазыйфалы шәхесләре тарафыннан мәҗбүри сатуга якынча 100 млн сум күләмендә мөлкәт тапшырылды. Мөлкәтне сату нәтиҗәсендә 18 млн сумга якын акча юллап алынды.
Хезмәт хакын түләмәгән өчен, суд карарын үтәмәгәндәге кебек үк, җаваплылык каралган. Түләмәүчеләргә карата алдан тикшерү бүлеге тарафыннан 18 административ протокол төзелде. Әгәр оешма җитәкчелеге суд карарын үтәргә ашыкмый икән, җинаять составы билгеләре булган очракта, суд приставы рапорт рәсмиләштерә, аны тикшерү эшләре алып барылачак алдан тикшерү органнарына җибәрәләр.
Узган ел хезмәт хакы буенча суд карарларын үз вакытында үтәмәгән оешма җитәкчеләренә карата үтәтү производство турындагы законнарны бозган өчен 3 җинаять эше кузгатылды, - дип билгели суд приставларының район бүлеге начальнигы Олег Данилов. - Якынча 7,5 мең үтәтү производствосы тәмамланды һәм 182 млн сумнан артык акча юллап алынды. Предприятие хезмәткәрләренең хезмәт һәм финанс хокукларын тергезү буенча барлык документлар безнең контрольдә тора.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: