+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2020, 16:58

Тормышта җыр-моң белән

Авыл биләмәләре арасында «Җырласын авыллар» район вокаль иҗаты конкурсы старт алды. Ел саен үткәрелүче традицион үзешчән артистлар фестивале быел да районның мәдәни тормышында елның иң якты һәм күмәк чараларының берсе булыр дип көтәбез. Район Мәдәният сарае сәхнәсендә эстафетаны Боҗыр, Камышлытамак һәм Яңа Катай авыл биләмәләренең иҗат коллективлары дәвам итте.

Боҗыр авыл
Советы
авыл биләмәсе
Боҗыр авыл мәдәният йорты, Корчай авыл клубы артистларының чыгышы тәкъдим ителгән номерларның чагулыгы һәм матурлыгы белән аерылып торды. Аларның программасына, алдагы чыгыш ясаучыларның кебек үк, күбесенчә сугыш һәм сугыштан соңгы чорның популяр җырлары керде. «Надежда» хатын-кызлар вокаль ансамбле башкаруындагы «А закаты алые» җыры (художество җитәкчесе Н.Пятибратова, Корчай авыл клубы), Зайцевлар гаилә ансамбленең (Боҗыр) - “Каким ты был”, Иван Егоров башкарган «Темная ночь» җырлары танылган кинофильмнарның экранда алышынып торган кадрлары белән озатып барылды, сәнгать номерларын бу тагын да тулыландырды. Алда чыгыш ясаган артистлар кебек үк, «Ландыш» хатын-кызлар вокаль ансамбле коллективы (художество җитәкчесе Т.Никифорова, Боҗыр авыл мәдәният йорты) тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Аның башкаруында «Гармошка фронтовая» җыры яңгырады. Һәрвакыттагыча, «Идәшбаш» фольклор ансамблендә катнашучылар (художество җитәкчесе Н.Пятибратова) сөендерде. Үзешчән коллективның иҗаты нигезендә халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре ята, ул ата-бабаларның музыкаль, йола мирасын кадерләп саклый. Конкурска алар «Солдат озату» дип аталган сәхнә күренеше әзерләгәннәр. Колоритлы костюмнар, биюләр, җырлар һәм фронтка алынучы солдатка сөйгәненең теләкләре тамашачыларны ул дәһшәтле сугыш көннәренең атмосферасын тоярга мәҗбүр итте.
Солистлар Наталья Сабитова (Корчай), Марина Кутлина (Боҗыр) башкаруындагы җырлар тамашачының күңел түренә үтеп керде. «Солдатлар» татар җырын башкарган Александр Егоровны (сүз уңаеннан, бу җыр өч биләмә программасында да бар иде) сәхнәдән көчле алкышлар белән озаттылар. Программаны «Идәшәй буйлары» керәшен фольклор ансамбле башкаруындагы яңгыравык һәм позитив «Крапива-лебеда» җыры һәм балалар вокаль ансамбле (Т. Никифорова, Боҗыр мәдәният йорты) башкаруындагы «Прадедушка» патриотик җыры тәмамлады. Концертны Татьяна Никифорова һәм Надежда Пятибратова алып бардылар.
Камышлытамак
авыл Советы авыл биләмәсе
Боҗырлылар артыннан сәхнәгә Камышлытамак авыл биләмәсе ансамбльләре һәм башкаручылары чыкты. Тамашачылар һәм жюри игътибарына алар тирән эчтәлекле вокаль программа тәкъдим иттеләр: төрле авторларның һәм халык җырлары, такмаклар, романс – һәр жанр үзенең яратып тыңлаучысын тапты. «Энҗеләр» хатын-кызлар вокаль ансамбле (художество җитәкчесе Ф.Рәхмәтуллина, Учтым авыл клубы), Г.Яппарова җитәкчелегендәге «Сөн» ансамбле (Камышлытамак авыл мәдәният йорты) көчле алкышларга лаек булдылар. Камышлытамак мәдәният йорты методисты Р.Биктимеров җитәкчелегендәге «Тынычлык» ир-егетләр вокаль ансамбленең «Герман көе» җыры тамашачыларга аеруча ошады. Сигез катнашучыдан торган коллектив залда утыручыларга татар халык җыры бүләк итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге биләмә үзешчән артистлары чыгышлары да видеопрезентация белән алып барылды, аны сәнгать җитәкчесе Нурсилә Зәйдуллина әзерләгән. Экранда Камышлытамак һәм Учтым авыллары кешеләренең - Ватанның кичәге һәм бүгенге саклаучылары – Бөек Ватан сугышын, Әфганны, Чечняны үткән һәм бүген хезмәт итүчеләрнең йөзләре, туган авыллары табигате сюжетлары бер-берсен алыштырып торды.
Иң яшь катнашучы, 10 яшьлек Азалия Мәрданова «Тик-так ходики» җырын артистларча башкарды һәм бөтен тамашачылар залының мәхәббәтен яулады. Җырчылар Мөсфирә Минзаһирова, Илдар Латыйпов (Камышлы), Фидан Гафаров репертуарыннан «Кышкы романс»ны башкарган Фәнис Рәхмәтуллин, Розалия Исламова, Заһирә Галиева, Фәнзир Миңнегалиевның чыгышлары көчле алкышлар яулады. Н.Зәйдуллина җитәкләгән «Сәйлән» татар фольклор ансамбле үзенчәлекле иҗаты белән һәрвакыт сөендерә, бу юлы алар күңелле такмаклар башкарды. Коллективта катнашучыларның чагу милли костюмнары - бәрхет камзул, энҗе бизәкле калфаклары да игътибарны җәлеп итте. Рәйхан Юнысов (Камышлытамак), «Бәхет» татар фольклор ансамбле (художество җитәкчесе Ф.Рәхмәтуллина, Учтым авыл клубы) дулкынландыргыч оста башкарган әниләр турында җырлар күпләрнең нечкә йөрәк кылларына кагылды. Концерт номерларын «Сәйлән» коллективының актив катнашучысы Фәридә Яппарова тәкъдим итте.
Яңа Катай
авыл Советы авыл биләмәсе
Яңа Катай авыл мәдәният йорты коллективы (методист А. Габдулгалиева) тамашачыларны эчтәлекле программа, яхшы әзерләнгән номерлар белән шатландырды. Яшь солист Данияр Заһировка нибары 9 яшь, шуңа карамастан, нәкъ менә ул Яңа Катай командасыннан беренче булып зур сәхнәдә чыгыш ясады һәм тамашачылар алкышларына һәм мактауга лаек булды. «Яшьлек» хатын-кызлар вокаль ансамбле (художество җитәкчесе Р.Гәрәев, аккомпаниатор Ф.Габдуллин) тамашачылар мәхәббәтен ике тавышка башкарылган матур җыр белән яулады. Регина Фазылова, Розалия һәм Радик Гәрәевләр, Рузалия Исламова, Фәридә Бакирова, Раушания Раепованың җырлары вокаль жанрны яратучыларның күңелендә озак сакланачак. Ир-егетләр вокаль коллективының (Р.Гәрәев) оста башкаруындагы «Мәңгелек ут» җыры яңакатайлылар программасының соңгы номеры булды, концертны Гөлнара Махиянова һәм Ралия Хөснетдинова алып барды.
Тагын бер концерт тәмамланды, әмма без җыр белән хушлашмыйбыз, алда әле бик күп фестиваль концертлары көтә. Бу көнне район Мәдәният сарае сәхнәсенә чыккан барлык артистларга, концертны алып баручыларга, аккомпаниаторларга, мәдәният учреждениеләре методистларына һәм мәдәни оештыручыларына ихлас соклануыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез.
Читайте нас: