+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2020, 17:16

Йортыңны уттан сакла

Баш очында түбәсез калган, еллар буе тупланган милеген югалткан, югалту ачысын татыган, ярлылык һәм иртәгәсе көнгә ышанычсызлык тойган кеше генә көнкүрештә янгын хәвефсезлеге турында сөйләү вакыт әрәм итү булмавын аңлый. Ата-аналарның янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәве кайчагында балаларның һәлак булуына да китерүе тагын да аянычлы. Балигъ булмаганнарның имгәнүләре һәм үлеме өчен гаеп өлкәннәр намусында кала һәм алар хәтерендә гомер буе саклана.

Баш очында түбәсез калган, еллар буе тупланган милеген югалткан, югалту ачысын татыган, ярлылык һәм иртәгәсе көнгә ышанычсызлык тойган кеше генә көнкүрештә янгын хәвефсезлеге турында сөйләү вакыт әрәм итү булмавын аңлый. Ата-аналарның янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәве кайчагында балаларның һәлак булуына да китерүе тагын да аянычлы. Балигъ булмаганнарның имгәнүләре һәм үлеме өчен гаеп өлкәннәр намусында кала һәм алар хәтерендә гомер буе саклана.
Ел саен янгыннарда һәлак булганнарның 70 проценты ут белән саксыз эш итү сәбәпле гомерләре белән хушлашты. Тәмәке тарту аркасында килеп чыккан янгыннарда ел саен йөзләгән кеше үлә. Кәнәфидә, диванда, йоклар алдыннан урын өстендә, бигрәк тә исерек килеш тәмәке тарту куркыныч. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге – янгын чыганагы.
Шырпы һәм зажигалка - уенчык түгел! Аларны күренеп торган урында сакламагыз! Балаларны ут белән эш иткәндә сак булырга өйрәтегез! Эшләп торган кухня плитәләрен, тостерларны, мичләрне караучысыз калдырмагыз! Электр челтәрендә предохранитель булмаса, төзек булмаган электр приборларыннан, зарарланган электр чыбыкларыннан, начар контакт тоташтырмаларыннан файдаланмагыз. Кулдан ясалган электр җылыткычларын кулланмагыз! Электр җылыткычларын һәм башка көнкүреш приборларын караучысыз калдырмагыз! Ишегалдыгызны коры үләннән һәм чүп-чардан вакытында чистартыгыз!
Йортыгызны янып китүче матдәләрдән һәм материаллардан арындырыгыз. Балкон, лоджия, келәт, сарай, өй түбәләрен, гаражларны һ.б. чүп-чар белән тутырмагыз.
Мичкә ягу кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, ягып җылыту чорында янгыннар еш була. Бу күбесенчә мичнең артык кызуы, янучы һәм җиңел ялкынланып китүче сыеклыклар кулланудан кирпечтә ярыклар барлыкка килү, мичтән яки көл җыелу урыныннан утлы күмер төшү сәбәпле килеп чыга.
Мич янында утын, чыра, агач материаллар, кер киптерергә, ягулык материалларын якын урнаштырырга һәм, әлбәттә, мичне яндырганда җиңел ялкынланучы сыеклыклар кулланырга ярамый.
Агач идәндә мич авызы алдына 50х70 см зурлыгында калай ябыштырырга кирәк.
Корылмалар тирәсенә, тиз янып китүче өслекләргә (коры үлән, пычкы чүбе, чүп-чар) сүрелмәгән күмерләрне һәм көлне түгәргә ярамый. Мичләрнең һәм төтен юлларының төзеклеген тикшерегез, аларны ремонтлагыз, ярыкларын сылагыз, корымнан чистартыгыз.
Янгынны үз вакытында ачыклау, шулай ук барлык яшәүчеләргә хәбәр итү өчен йортны автоном янгын извещателе белән җиһазларга мөмкин.
Бүгенге көндә автоном янгын извещателен кешеләрнең янгыннарда һәлак булуын кисәтүче нәтиҗәле чара дип санарга мөмкин. Бу җайланма утны кул астындагы әйберләр, бер стакан су сибеп, тыгыз япма белән каплап яки гөл чүлмәгендәге җир белән сүндереп булган яну стадиясендә үк төтен турында хәбәр бирә.
Янып китү булганда төтен өскә күтәрелә һәм түшәм янында туплана, ә аннары аска төшә. Шуңа күрә янгын извещателен түшәмдә урнаштыру нәтиҗәлерәк, өстәвенә, моны мөстәкыйль рәвештә башкарырга мөмкин. Бүлмәгә нибары бер извещатель җитә, ул хәтта нык йоклаган кешене дә уята ала. Кечкенә балалары булган гаиләләргә, баланы куркытмас өчен, тавыш акрынлап арту функциясе булган махсус җайланмалар җитештерелә.
Шулай ук автоном извещательләр махсус янгын сигнализациясе линияләре сузуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Елга бер тапкыр батареяләрне генә алыштырырга кирәк. Һәм вакыт-вакыт, ким дигәндә, ярты елга бер тапкыр, тузан утыру сәбәпле ялган сигналлар булмасын өчен, оптик-электрон датчиклы камераның тузанын тазартырга кирәк.
- Төтен извещательләренең хакы уртача, 250 сумнан 1000 сумга кадәр, бу янгындагы зур булмаган югалтулар белән чагыштырганда да күпкә кимрәк. Үз йортыгызда датчик урнаштырып, милегегезне һәм гомерегезне уттан саклап кала аласыз, -дип билгели Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы Ф.Ямалов. - 2020 елның тулы булмаган ике аенда гына да безнең район территориясендә 8 янгын чыкты. Янгыннар килеп чыгу сәбәбе - әлеге мәкаләдә санап кителгән кагыйдәләрне үтәмәү. Янгын хәвефсезлегенең гади кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәп кенә янгынны булдырмый калырга мөмкин, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Читайте нас: