+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 февраль 2020, 00:48

Ана капиталы түләүләре артты

1 гыйнвардан ана капиталы сертификаты булган күбрәк гаиләләргә икенче бала өчен айлык түләү алу мөмкинлеге бирүче төзәтмәләр үз көченә керде.

1 гыйнвардан ана капиталы сертификаты булган күбрәк гаиләләргә икенче бала өчен айлык түләү алу мөмкинлеге бирүче төзәтмәләр үз көченә керде.
БР буенча Русия Пенсия фонды бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбзр итүенчә, үзгәрешләр нигезендә, түләү алуга хокукы булган гаиләнең бер кешегә исәпләнгән айлык кереме ике яшәү минимумына кадәр арттырылган. Шулай ук айлык түләү күләме дә артты. Безнең республикада айлык 9789 сум күләмендә акча сорап, гаиләнең һәр әгъзасына керем 20868 сумнан да артмаган гаиләләр мөрәҗәгать итә ала. Моңа кадәр ана капиталы исәбенә ай саен ярдәмгә бер кешегә яшәү минимумы бер ярым чикләрендә керемле гаиләләр генә дәгъва итә ала, ә акчалар икенче бала яшь ярымга җиткәнчегә кадәр түләнә иде.
Пенсия фонды сайтында исәпләргә уңайлы булсын өчен махсус калькулятор бар, ул гаиләнең айлык түләү алуга хокукын һәм конкрет төбәктә аның күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә.
2019 елда республика районнарында һәм шәһәрләрендә Пенсия фонды идарәләре тарафыннан айлык түләү алуга 1288 гариза кабул ителгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.
2020 елның 1 гыйнварыннан ана (гаилә) капиталы 466617 сум тәшкил итә. Сумманың калдыгын Русия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта ачыкларга яки, яшәү урынына карамастан, Пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәтенә заказ бирергә мөмкин.
Читайте нас: